enrutat
Баш бит / Милли тормыш / Дин (страница 36)

Рубрика: Дин

13 июньгә каршы кич — язмышлар билгеләнә торган Бәраәт киче

Мөбәрак өч айның берсе булган шәгъбан аеның унбишенче кичәсе (14еннән 15енә каршы кичә) — Бәраәт кичәсе. Быел ул 12 июньнән 13 июньгә каршы төнгә туры килә. Ягъни кояш баегач, Бәраәт кичәсе башлана. Бәраәт кичәсе, ягъни «ләйләтул-Бәраәт» бәхет һәм һәртөрле уңышлар, изгелекләр иңә торган изге көн. Нәкъ шушы төнне Аллаһы Тәгалә, һәркемнең изге гамәле һәм догаларында ялварып сораган үтенечләрен исәпкә алып, ...

Дәвам »

“Милли тормыш һәм дин” V Бөтенроссия татар руханилары форумы, Изге Болгар җыены турында Ренат Вәлиуллин һәм Рөстәм Батров аңлатма бирә

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән видеоконференциядә шушы форумга һәм 14ендә булачак Изге Болгар җыенына кагылышлы мәсьәләләр чыгарылып, анда катнашкан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин шундый белешмә бирде.

Дәвам »

Иж-Бубый мәчетенә ярымайның яңасы куелды

Изге Шәгъбан аеның җомгасында Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында 1895 елда Мөхәммәтҗан бай төзеткән мәчет бинасына ай куелды. Аның манарасының 1940 елда кисеп төшерүләрен авыл халкы әле дә яхшы хәтерли. Киләсе елга 120 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк тарихи мәчет хәзер юлдан узып йөрүчеләрне алтын йөгертелгән ярымае белән каршы алып, озатып калачак, дип хәбәр итә “Әгерҗе хәбәрләре” басмасы. http://dumrt.ru

Дәвам »

Казанга мөслимәләр корылтайга җыелды

4 июньдә «Казан» милли мәдәни үзәгенә республикабызның төрле районнарыннан 300дән артык мөслимә корылтайга җыелды. Алар арасында Башкортстан, Мордовия һәм башка төбәкләрдән килгәннәр дә бар иде. Корылтайда дәүләт органнары, дини һәм төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре, махсус чакырылган кунаклар һәм республикабызның актив мөслимәләре катнашты. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чарага җыелган мөслимәләрне сәламләп: “Пәйгамбәребез (сгв) безгә үзенең бер хәдисендә әйткән: “Дин нәсыйхәттән ...

Дәвам »

Омски мөселманнарына хәләл ризык сатыла

Омсикның "Танылган ризыклар" ширкәте хәләл ит ризыкларын Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния идарәсе белән төзелгән килешү нигезендә җитештерә. Ширкәткә ит ризыкларының шәригать кануннары буенча эшләнгән һәм хәләл булуы турында таныклык бирелгән.

Дәвам »