enrutat
Баш бит / Милли тормыш / Дин (страница 44)

Рубрика: Дин

Болгарда ЮНЕСКО билгесе тапшырылуга багышланган тантана узачак

Изге Болгарда ЮНЕСКО билгесен урнаштыру урыны әлегә төгәл бигеле түгел. Хәзерге вакытта ике вариант карала. Аларны ЮНЕСКО институтлары белән килештерергә кирәк. Бу хакта бүген Казан Кремлендә Болгар тарихи-археологик комплексының Бөтендөнья мирас объектлары исемлегенә кертелүенә багышланган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев хәбәр итте. Аның әйтүенчә, быел август аенда Болгарны рәсми рәвештә бөтендөнья мәдәни мирас һәйкәле дип тану турындагы сертификат ...

Дәвам »

Данлыклы Карабаш авылында яңа мәчет ачыла

26 июньдә Татарстанның Бөгелмә районы Карабаш авылында икенче мәчет ачыла. Инкыйлабка кадәр бу авылда ике мәчет, ике мәхәллә була. Иске мәчет заманында клубка әйләндерелгән булган, аннары ул кабат төзекләндерелгән, манарасы куелган. Бүгенге көндә 19 гасыр ахырында төзелгән мәчет, Аллага шөкер, эшләп килә. Хәзер исә авыл кабат ике мәчетле булырга әзерләнә. Узган ел рамазан аенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт “Карабаш тәҗвиде” ...

Дәвам »

Елховойда «Ак калфак» очрашу уздырды

Елховой авылы мәдрәсәсендә Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге каршында оешкан “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы, Әлмәт мөхтәсибәтенең мөслимәләр җәмгыяте, авыл жирлеге җитәкчелеге белән берлектә оештырылган «Җәмгыятьтә хатын-кызның тоткан урыны” темасына дини-мәдәни чара булып узды. Анда “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе , “Альметьевский вестник” газетасы баш мөхәррире Ландыш Зарипова, Әлмәт мөслимәләре җәмгыяте җитәкчесе Наилә Җиһаншина, Елховой авыл җирлеге башлыгы Дания Хәйрисламова, ...

Дәвам »

«Ярдәм» мәчетенә 10 ел

Кичә, 23 нче июнь көнне  Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының эшчәнлегенә 10 ел, “Ярдәм” мәчетенә 10 ел тулуга багышланган дини-мәдәни кичәдә әнә шундый фикер җәмгыятькә юллама сыман яңгырады. Фәнис хәзрәт Мингәрәев укылышындагы изге дога һәм ТР Президенты белән Казан мэрына “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге булдыруда тырышлыклары-ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләре һәм матур теләкләр, Миңгол Галиев ...

Дәвам »

Әлмәтлеләр Изге Болгар җыенында катнашты

Көн яңгырлы булуга карамастан, сәяхәтне оештыручылар тарафыннан күрсәтелгән кайгыртучанлык күңелсезләнергә урын калдырмады. Изге Болгар җирендә Әлмәттән килүчеләр өчен махсус чатырда чәй табыны, казанда пешерелгән пылау әзерләнде.

Дәвам »

Полигонда намаз укый торган чатыр корганнар

Татарстан Диния Нәзарәтенең дәгъват бүлеге белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев танк полигонында корылган намаз укый торган палаткада булды. Дәгъват бүлеге хезмәткәрләре даими рәвештә армия хезмәтенә чакырылучылар белән очрашулар уздыралар. Бу очрашулар вакытында хәзрәтләр яшьләргә Ислам кыйммәтләре хакында сөйлиләр. dumrt.ru

Дәвам »

Казанда Ш.Мәрҗани исемендәге татар милли балалар бакчасы сафка баса

Быел көз Казанның Һади Такташ урамындагы йортларның берсендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге татар милли балалар бакчасы беренче нарасыйларны кабул итәргә әзерләнә. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәер-фатихасы белән сафка баса. Үзенчәлекле бакча мөдире Алсу Хафизова сүзләренә караганда, биредә балалар татар халкының тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары белән тирәнтен танышачак. Бакчага төрле милләт балалары кабул ителә һәм тәрбия эшләре башлангыч гомуми белем һәм ...

Дәвам »

«Иман нуры» лагере эшен тәмамлады

Бүген,  Урмай авылындагы “Тау башы” мәчетенең залы, әйтерсең, аллы-гөлле чәчкәләр белән тулган иде. Биредә 5 яшьтән 12 яшькәчә булган кызлар һәм малайлар өчен үткәрелгән “Иман нуры” дип исемләнгән лагерьның ябылу тантанасы уздырылды. Монда 30 дан артык малайлар һәм кызлар 10 көн буена ял итте. Балаларны мөгаллимә Шайхетдинова Алсу Шайхулла кызы укытты. Аңа Дамир кызы Ридалия Хаертдинова, Илдус кызы Эльвира Ялюкова ...

Дәвам »

«Рамазанны каршылап» велокроссы оештырыла

Казанның “Ярдәм» мәчете «Иман йорты» мөселман яшьләре клубы, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге 25 июньдә «Рамазанны каршылап» велокроссын оештыра. Беренче тапкыр уздырылучы кросс “Ярдәм” мәчетеннән башланып китә. Велокросста катнашучылар «Казан нуры», «Кол Шәриф», «Нурулла» мәчетләрендә, «Тандем», «Кольцо» кебек эре супермаркетлар янында тукталып, Рамазан башлануы турында искәртүче магнитлар таратачаклар. Акциянең максаты – Рамазан ае турында булдыра алган кадәр күбрәк кешегә ...

Дәвам »