enrutat
Баш бит / Милли тормыш / Халыкара багланышлар (страница 19)

Рубрика: Халыкара багланышлар

«Халкым минем» Гюрсу да

Төркиядәге Әфәнде күпере авылыннан, 1954-56 елларда, утызлап гаилә яңа җирләр эзләп китәләр. 280 километр чамасы ераккарак киткәч, яңа авылга нигез салалар, аңа Каракуа дип исем кушалар. Бүген ул авылның исеме Гюрсу. Бу гөрләп торган сулы авыл дип атала. Гюрсу авылында яшәүчеләрнең төп шөгеле – йөзем үстерү. Шулай ук мал тотучылар, игенчелек белән шөгелләнүчеләр дә бар. Сыйфатлы йөзем үстерәләр. Султания дигән ...

Дәвам »

Әфәнде күпере авылы

Бөтендөнья татар конгрессының иҗат төркеменең  Төркиядәге сәфәре Әфәнде күпере авылында  дәвам итте. Аңа  1908 елда нигез салына.  Авыл башлыгы Якуп Дургун сүзләренчә, авылга нигез салучылар Татарстанның Лениногорск  районының Сары Биккол авылыннан күченеп килгәннәр. Авылда бүген егерме биш йорт, алтмышка якын кеше яши. Барысы да татарлар. Ике гаилә бар, ирләре төрек. Измирдан бер гаилә кайтып урнашкан. Мәктәп 1993-1994елларда ябылган. Укыту төрек ...

Дәвам »

«Халкым минем» тапшыруының иҗат төркеме Төркиядәге татар авылларында булды

Бөтендөнья татар конгрессының Төркиягә «Халкым минем» тапшыруын төшерергә килгән иҗат төркеме икенче көнне Конья провинциясендә урнашкан себер татарлары авылы Бөгрүдилек авылына юл тотты. Бу авылга егерменче гасыр башында нигез салынган. Омск өлкәсенең Үләнкүл, Кошкүл, Яланкүл һәм башка авылларыннан ислам динен саклап калу, балаларын ислам рухында үстерү, тәрбияләү максатыннан килгән милләттәшләребез шушы җирләргә төпләнеп калганнар. Нигез корганнар, мәчет салганнар, гаилә төзегәннәр, ...

Дәвам »

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: “Милләт интеллекты – безнең төп конкурент продукт”

Унҗиденче октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Евросюз территориясендә яшәүче ватандашлар белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе ...

Дәвам »

«Әкият» курчак театры Бакуда һәм Төркиядә уздырыла торган фестивальләрдә катнашачак

Ноябрь уртасында «Әкият» курчак театрының татар труппасы артистлары II Баку Халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашачак, ул Әзербәйҗан башкаласында узачак. Быел театр Г.Тукай әкияте буенча куелган «Кәҗә белән Сарык» спектаклен күрсәтәчәк. 9-16 ноябрьдә үтәчәк бу фестивальдә Әзербәйҗан, Италия, Бөекбритания, Венгрия, Хорватия, Төркия, Швейцария, Япония, Грузия, Татарстан театр коллективлары катнаша. 11 – 16 ноябрьдә рус төркеме артистлары «Бурса-Карагёз» XV Халыкара курчак театрлары фестивалендә ...

Дәвам »

Чираттагы «Халкым минем» тапшыруы Төркиядә төшереләчәк

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетындагы информацион-аналитик идарәнең иҗади төркеме Төркиягә чираттагы тапшыру әзерләү өчен сәфәргә чыкты. Төркем татарлар төпләнеп яшәгән авыл-шәһәрләрне йөреп, милләттәшләребез белән очрашып, төшереп алачаклар. Программада Әнкара, Измир, Кютахья, Истанбул, Искешәһәр, Бөгрүдәлик, Османие, Әфәнди Көпрүсү, Гүрсуга бару кертелгән. Истанбулда иҗади төркем Әдирнекапы зиратында Гаяз Исхакый һәм Йосыф Акчура каберләрен зыярат кылачак, Габдулла Тукай паркына барачак, Татарстан Республикасы халыкларының ...

Дәвам »