enrutat
Баш бит / Милли тормыш / Мәдәният (страница 117)

Рубрика: Мәдәният

“Болгар радиосы” милли музыка премиясен тапшыру тантанасы – еллык телерадиопроект!

“Болгар радиосы” милли музыка премиясен тапшыру тантанасында яраткан артистлар чыгышы, матур декорацияләр, танылган кунаклар, көтелмәгән очрашулар һәм зур шоу була.

Дәвам »

Пушкинода татар ханымнары «Дөнья ашъяулыгы» чигүдә катнашалар

Мәскәү өлкәсендә Пушкино шәһәрендә төрле милләт ханымнары бергәләшеп «Дөнья ашъяулыгы» чиккәннәр. Озынлыгы 5 метр, киңлеге 90 сантиметр булган тукыма татар, украин, еврей һәм башка халыкларның милли бизәкләре һәм чигү алымнары кулланып чигелгән. Бу проектка Пушкино шәһәрендә Хәмдия Рамаева җитәкләгән «Вазыйфа» татар милли-мәдәни автономия ханымнары катнашкан. Алар халкыбызга хас ачык төсләрне кулланып чәчәкле-яфраклы бизәкләр чиккәннәр. Әлфия Миңнуллина

Дәвам »

Иркутскидагы «Алтын кояш» ансамбле этнофестивальдә катнашып икенче урын яулады

Иркутски өлкәсенең Усть-Ордынский бистәсендә «Байкал нуры» — «Без төрле. Без бергә» исемле этнофестиваль үтте. Бу чара күпмилләтле Иркутски өлкәсендә яшәүче халыкларның төрлелеген күрсәтүгә һәм толерантлык тәрбәяләү максаты белән үткәрелә башлаган. Ноябрь башында үткән беренче шушындый этнофестивальдә Усть-Ордынский Бурят округының Эхирит-Булагат районындагы  Олой авылыннан «Алтын кояш» исемле татар гаилә төркеме катнашты һәм  икенче урын яулады. Бу төркем Иркутски өлкәсендә билгеле коллектив, алар җирле татарларның ...

Дәвам »

«Бер заман бардым Печән базарына…»

Күргәзмәнең авторлары, Иске татар бистәсе һәм ХХ гасыр башындагы Казанның – Тукай заманындагы Казанның мәдәни, иҗтимагый-көнкүреш, экономик һәм политик тормышы энциклопедиясе дип атала алган бу поэманың язылу тарихыннан тыш, әсәрнең татар әдәбияты һәм сәнгатенә йогынтысын да күрсәтергә тели.

Дәвам »

Cургут шәһәрендә «Шома бас» фестивале үтәчәк

Ханты-манси автономияле округында беренче мәртәбә хореографик һәм фольклор колликтивларның татар халык биюләре буенча «Шома-бас» исемле фестиваль-бәйгесе үтәчәк. Бәйгене оештыручы төбәк һәм Сургут шәһәре татарларының милли-мәдәни автономияләре хәбәр иткәнчә, фестиваль 17 ноябрь көнне Сургутның шәһәр мәдәният үзәгендә үтәчәк. Оештыручылар фикеренчә, бу чара халкыбызның бай традицияләре белән таныштыруга, милли бию үрнәкләрен танытырга, татар хореографиясен үстерүгә этәргеч бирәчәк. Конкурска аерым башкаручылар, дуэтлар, фольклор ...

Дәвам »