enrutat
Баш бит / Милли тормыш / Мәдәният (страница 120)

Рубрика: Мәдәният

Айдар Гайнуллин Мәскәүдә яңа ел концерты бирә

26 декабрьдә Мәскәүнең халыкара музыка йортының театраль залында танылган музыкант Айдар Гайнуллин Яңа ел бәйрәменә багышланган концерт бирәчәк. Сәхнәдән иң билгеле, зур популярлык казанган танго көйләре яңгыраячак. Тамашачылар хозурына Астор Пьяццолла, Анхель Вилольдо, Родольфо Фальво, Ежи Петерсбурский һәм Айдар Гайнуллин үзе иҗат иткән могҗизалы танго музыкасы тәкъдим ителәчәк. Тамаша «Яңа елның сөю тангосы» («Новогоднее танго любви») дип атала. Айдар белән бергә татар тамашачысына яхшы ...

Дәвам »

Камаллылар Чаллыда гастрольдә

9 — 13 декабрь көннәрендә Чаллы шәһәренең “КамАЗ” мәдәният сараенда Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры гастрольләре уза. Гастроль спектакльләренә билетларны беренче тапкыр Камал театры сайты аша он-лайн режимда сатып алырга мөмкин. Гастроль афишасында 3 спектакль тәкъдим ителә. Барысы да — премьералар. 9 һәм 10 декабрьдә кичке сәгать җидедә – Зөлфәт Хәкимнең «Искән җилләр көенә» спектакле. Режиссеры — Лилия Әхмәтова. ...

Дәвам »

Казанда “Татар моңы” халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсы йомгаклау концерты уза

Бәйгенең төп максаты булып татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, яшь буынга милли мәдәниятебезне җиткерү, талантлы яшьләрне барлау һәм аларның иҗади үсешенә ярдәм итү тора.

Дәвам »

Мирсәет Яруллинның 75 еллыгына багышланган музыкаль кичә үтте

Бүген Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Мирсәет Яруллинның 75 еллыгына багышланган музыкаль кичә үтте. Искә алу кичәсендә Татарстанның мәшһүр коллективлары һәм солистлары — Ринат Халитов җитәкчелегендәге «Татарика» халык уен кораллары оркестры, Анна Гөлишәмбәрова җитәкчелегендәге «Яңа музыка» оркестры, Виталий Харисов җитәкчелегендәге «Маятник» заманча музыка ансамбле, Зилә Сөнгатуллина, Шамил Монасыйпов, Айрат Имашев, Идрис Газиев, Гөлнара ...

Дәвам »

Төмәндәге татар яшьләре «Зөләйха» фильмын карарга җыелалар

Бүген кич, Төмәннең татар мәдәнияте үзәгендә Төмән өлкәсе татар яшьләре үзәге «Зөләйха» нәфис фильмын каруны оештыра. Билгеле булганча, бу фильм татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакый әсәрләренә нигезләнеп төшерелгән. Фильм сюжеты татар тарихының кара битләре — көчләп чукындыру чорына карый. Рамил Төхфәтуллин төшергән фильмда танылган татар артистлары: Илсөя һәм Рамил Төхфәтуллиннар, Шәүкәт Биктимеров, Гафур Каюмов һәм башкалар төшкән.

Дәвам »

V “Һөнәр+” халыкара яшь татар режиссурасы фестивале программасында– тамырларга кире кайту һәм телне саклау турында пьесалар

Казанда 16-22 декабрьдә V “Һөнәр+” халыкара яшь татар режиссурасы фестивале кысаларында үтәчәк режиссура лабораториясе өчен Казан шагыйрьләре Эльвира Һадиева һәм Резидә Гобәева Ирландия, Эстония һәм Россиянең бүгенге көн драматурглары иҗат иткән 4 пьесаны татар теленә тәрҗемә иткән.

Дәвам »