enrutat
Баш бит / Милли тормыш / Мәдәният (страница 133)

Рубрика: Мәдәният

Татар җырчылары Дүртөйледә көч сынашачак

Башкортстанның Дүртөйле район үзәгендә 17-18 октябрьдә «Туган тел» татар җыры яшь башкаручыларның республика конкурсы үтәчәк. Аның оештыручылары: Башкортстан Республикасының мәдәният министрлыгы, Дүртөйленең хакимияте һәм район халык иҗаты үзәге. Конкурста 16-35 яшьтәге башкаручылар катнаша. Үзешчән һәм профессиональ җырчылар жюри тарафыннан аерым бәяләнә. Бәйгегә Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән килгәннәр дә катнаша ала икән. 17  октябрьдә конкурсның ачылу тантанасы һәм беренче тур, 18 октябрьдә ...

Дәвам »

Популяр автор Зифа Кадыйровага-55 яшь

Унсигезенче октябрьдә Чаллы шәһәре Дәүләт драма театры бинасында Зифа Кадыйрованың 55 яшь тулу уңаеннан иҗат кичәсе узачак. Кичәдә танылган язучылар, шагыйрьләр, җырчылар һәм бию коллективлары чыгыш ясаячак. Зифа Әбделвәли кызы Кадыйрова 1958нче елның 7нче октябренда Башкортстанның Учалы районы Ахун авылында туа. 1978нче елда Чаллы шәһәренә төзелешкә килә. Бүгенге көндә дә төзелештә эшли һәм иҗат белән шөгылләнә. Зифа ханым Кадыйрова иҗатка ...

Дәвам »

«Сөмбелә» бәйрәме

Татар халкы милли үзенчәлекле бәйрәмнәргә һәм гореф — гадәтләргә бик бай. Җеп очлары гасырларга барып тоташуга карамастан советлар заманында онытылган милли бәйрәмнәребез татарлар яшәгән кайбер төбәкләрдә әкренләп яңадан торгызыла бара. Шундыйларның берсе – “Сөмбелә” бәйрәме. Әлеге бәйрәм 2012 елдан Пенза өлкәсе Кузнецк районының Татар Канадае авылында уздырыла башлады. Быел исә ул сентябрь ахырында Кузнецк районы татар автономиясе тарафыннан уздырылды. Бәйрәм ...

Дәвам »

Халисә Казанны яулады

Башкортостанның Нуриман районында яшәүче шагыйрә Халиса Мөдәрисова талантлы әсәрләре, матур китаплары белән татар җәмәгатьчелегенә яхшы билгеле. Күптән түгел ул үзенең юбилеена багышланган иҗат кичәсен Татарстан язучылар Берлегенең Тукай клубында үткәрде. Халисәнең шигырьләре, матур җырланы тыңларга килүчеләр әлеге мәҗлестән бик канәгатҗ калды. Анда Берлек рәисе Рафис Корбан, Гәрәй Рәхим, Ркаил Зәйдулла, Галимҗан Гыйльман,  Госман Садә һәм  башка әдипләр, шагыйрәнең  иҗатташлары чыгыш ...

Дәвам »

«Ак калфак» оешмасының сафлары арта

Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы Татарстан районнарында үзенең бүлекчәләрен оештыра һәм аңа җитәкчеләр сайлый башлады. Мамадышта “Ак калфак”ның бүлекчәсен эшмәкәр ханым Розалия Ибраһимова, Актанышта районның 1 санлы мәктәп психологы Зөһрә Хәбибуллина, Әтнәдә Балалар сәнгать мәктәбе директоры Алия Абдуллина җитәкләячәк. “Ак калфак” оешмасының Әтнә районы бүлекчәсе октябрь аенда ветеран хатын-кызлар белән очрашуны, ноябрьдә ...

Дәвам »

Узып барышлый…

8 октябрь көнне Казанда, Филармония концертлар залында Гөлнара Сабированың “Узып барышлый” дип аталган  җыр кичәсе узды. Гөлнара Сабирова – танылган журналист. Бу өлкәдә ул унике ел эшли. 200дән артык шигырь һәм 100дән артык җыр авторы. Гөлнараның шигырьләренә язылган җырлар Салават Фәтхетдиновның да, Хәния Фәрхинең дә, Айдар Галимовның репертуарында. Күптән түгел Гөлнара Сабированың “Иң зур сөю” дигән икенче җырлар җыентыгы да ...

Дәвам »

Шамил Закиров каберенә истәлек ташы куелды

Милләтпәрвәр фидакарь затлар, дөньялыктан бакыйлыкка күчсә дә, алар милләт хәтеренә уелып кала. Соңгы елларда Казанда Марсель Сәлимҗанов, Рәшит Ваһапов, Гариф Ахунов, Гөлшат Зәйнәшева, Хәйдәр Бигичев исемен йөрткән урамнар барлыкка килде, мөхтәрәм затларга һәйкәлләр куелды. Танылган  сәнгать эшлеклесе, милләтпәрвәр Шамил Зиннур улы Закировның 2012 елның 26  февралендә вафат булуы татар зыялылары һәм киң җәмәгатьчелек өчен тирән яра булып уелды.  Агымдагы елның ...

Дәвам »