enrutat
Баш бит / Милли тормыш / Мәдәният (страница 153)

Рубрика: Мәдәният

Тубылның себер татарлары мәдәнияты үзәге 25 еллыгын билгеләп үтә

25 октябрьда Тубылдагы себер татарлары мәдәнияты үзәге оештырылуына 25 ел тулу уңаеннан тантаналы кичә үткәрә. Чара үзәкнең үз бинасында узачак. Себер татарлары мәдәнияты үзәге 1988  елда төзелгән. Аның төп максаты — себер татарларының бай мәдәниятын, гореф-гадәтләрен, телен югалтмыйча саклап калу һәм үстерү. Үзәктә өч дистә хезмәткәр эшли. Шәһәр халкы өчен алар тематик кичәләр, фестивальләр, конкурслар, милли бәйрәмнәр оештырып торалар. Үзәк ...

Дәвам »

Айвар Саттаров: Архитектураның милли йөзе булмау — мәдәни торгынлыктан

Архитектураны ташта гәүдәләнгән музыка диләр. Димәк аны иҗат итү өчен нечкә күңел, кайнар илһам һәм гүзәллекне тоемлау сәләте сорала. Әле тагы төгәллек тә зарур. Төзелеш эшендә һәр миллиметр мөһим.

Дәвам »

Рәмис Аймәт шигырьләре татарны гамьсез йокысыннан уята

Бүген җыр дөньясына килеп керсәң, тузга язмаган шигырь юлларына язылган җырларны тыңлаганда, чәчләр үрә тора башлый. Эстраданың бу кимчелеген сүгә торабыз, ә аңа карап кына мәгънәсез, өч ноталы җырлар кимеми, арта гына бара кебек. Әллә җыр дөньясында саллы шигырь язучы шагыйрьләребез калмады, әллә аларның булганнары да моңа битараф? Тозсыз җырлар арасында йөрәккә ятышлыларын ишетү күңелгә сары май булып ята, әлбәттә. ...

Дәвам »

«Әкият» курчак театры Бакуда һәм Төркиядә уздырыла торган фестивальләрдә катнашачак

Ноябрь уртасында «Әкият» курчак театрының татар труппасы артистлары II Баку Халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашачак, ул Әзербәйҗан башкаласында узачак. Быел театр Г.Тукай әкияте буенча куелган «Кәҗә белән Сарык» спектаклен күрсәтәчәк. 9-16 ноябрьдә үтәчәк бу фестивальдә Әзербәйҗан, Италия, Бөекбритания, Венгрия, Хорватия, Төркия, Швейцария, Япония, Грузия, Татарстан театр коллективлары катнаша. 11 – 16 ноябрьдә рус төркеме артистлары «Бурса-Карагёз» XV Халыкара курчак театрлары фестивалендә ...

Дәвам »

Татар җырчылары Дүртөйледә көч сынашачак

Башкортстанның Дүртөйле район үзәгендә 17-18 октябрьдә «Туган тел» татар җыры яшь башкаручыларның республика конкурсы үтәчәк. Аның оештыручылары: Башкортстан Республикасының мәдәният министрлыгы, Дүртөйленең хакимияте һәм район халык иҗаты үзәге. Конкурста 16-35 яшьтәге башкаручылар катнаша. Үзешчән һәм профессиональ җырчылар жюри тарафыннан аерым бәяләнә. Бәйгегә Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән килгәннәр дә катнаша ала икән. 17  октябрьдә конкурсның ачылу тантанасы һәм беренче тур, 18 октябрьдә ...

Дәвам »

Популяр автор Зифа Кадыйровага-55 яшь

Унсигезенче октябрьдә Чаллы шәһәре Дәүләт драма театры бинасында Зифа Кадыйрованың 55 яшь тулу уңаеннан иҗат кичәсе узачак. Кичәдә танылган язучылар, шагыйрьләр, җырчылар һәм бию коллективлары чыгыш ясаячак. Зифа Әбделвәли кызы Кадыйрова 1958нче елның 7нче октябренда Башкортстанның Учалы районы Ахун авылында туа. 1978нче елда Чаллы шәһәренә төзелешкә килә. Бүгенге көндә дә төзелештә эшли һәм иҗат белән шөгылләнә. Зифа ханым Кадыйрова иҗатка ...

Дәвам »

«Сөмбелә» бәйрәме

Татар халкы милли үзенчәлекле бәйрәмнәргә һәм гореф — гадәтләргә бик бай. Җеп очлары гасырларга барып тоташуга карамастан советлар заманында онытылган милли бәйрәмнәребез татарлар яшәгән кайбер төбәкләрдә әкренләп яңадан торгызыла бара. Шундыйларның берсе – “Сөмбелә” бәйрәме. Әлеге бәйрәм 2012 елдан Пенза өлкәсе Кузнецк районының Татар Канадае авылында уздырыла башлады. Быел исә ул сентябрь ахырында Кузнецк районы татар автономиясе тарафыннан уздырылды. Бәйрәм ...

Дәвам »

Халисә Казанны яулады

Башкортостанның Нуриман районында яшәүче шагыйрә Халиса Мөдәрисова талантлы әсәрләре, матур китаплары белән татар җәмәгатьчелегенә яхшы билгеле. Күптән түгел ул үзенең юбилеена багышланган иҗат кичәсен Татарстан язучылар Берлегенең Тукай клубында үткәрде. Халисәнең шигырьләре, матур җырланы тыңларга килүчеләр әлеге мәҗлестән бик канәгатҗ калды. Анда Берлек рәисе Рафис Корбан, Гәрәй Рәхим, Ркаил Зәйдулла, Галимҗан Гыйльман,  Госман Садә һәм  башка әдипләр, шагыйрәнең  иҗатташлары чыгыш ...

Дәвам »

«Ак калфак» оешмасының сафлары арта

Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы Татарстан районнарында үзенең бүлекчәләрен оештыра һәм аңа җитәкчеләр сайлый башлады. Мамадышта “Ак калфак”ның бүлекчәсен эшмәкәр ханым Розалия Ибраһимова, Актанышта районның 1 санлы мәктәп психологы Зөһрә Хәбибуллина, Әтнәдә Балалар сәнгать мәктәбе директоры Алия Абдуллина җитәкләячәк. “Ак калфак” оешмасының Әтнә районы бүлекчәсе октябрь аенда ветеран хатын-кызлар белән очрашуны, ноябрьдә ...

Дәвам »