enrutat
Баш бит / Милли тормыш / Мәдәният (страница 198)

Рубрика: Мәдәният

Халык көчле ул, моңлы ул

Узган якшәмбедә Төмәннең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте сараенда төрки телле халыкның “Таң йолдызы” XXIII өлкә балалар, “Халык сәнгате” үзешчән сәнгать иҗаты өлкә смотр-конкурсларының гала-концерты үткәрелде, тантаналы рәвештә татар мәдәнияте көннәре ябылды. Фойеда декоратив-кулланма сәнгать күргәзмәсе оештырылды. Зал халык белән шыгрым тулы иде. Бәйрәм Ялуторның “Сандугач” халык ансамбле башкаруында “Себер гимны” белән ачылды. Сәхнәгә милләтләр эшләре буенча өлкә департаменты рәисе Евгений Воробьев, ...

Дәвам »

Төмәндә «Җырлап яшик» кичәсе үтте

Татар мәдәнияте көннәре кысаларында Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортында җырчы, көйләр язучы, халыкара конкурслар лауреаты Җәмилә Рәхимованың “ Җырлап яшик” дип аталган иҗат кичәсе оештырылды. Җәмилә Әбделхәй кызы Ялутор районы, Калмаклар авылында туып үсә. 1977 нче елда Аслана урта мәктәбен тәмамлаган кыз Төмән шәһәренең сәнгать училищесының вокал бүлегенә укырга керә. Хезмәт юлын яшь белгеч Аслана мәдәният йортында башлап җибәрә. ...

Дәвам »

«Халкым минем» фестиваленең алтынчысы узды

Бөтендөнья татар конгрессы инициативасы белән Самара өлкәсенең Похвистнево районы, Гали авылында “Халкым минем” төбәкара иҗат фестивале 2009 елдан уздырыла башлады. Фестивальнең төп иганәчесе — Похвистнево районы “Туган тел” оешмасы җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, эшмәкәр Расих Латыйпов. Фестивальнең максатлары — татар авылларында яшәүче сәләтле яшьләрне һәм өлкәннәрне барлау, аларга иҗади яктан ачылу өчен шартлар тудыру. Төп оештыручылар — ...

Дәвам »

Уфада Туфан Миңнуллин турында фильм күрсәтеләчәк

28 февральдә Башкортстан кинематографистлары берлегенең 20 еллыгы бәйрәм итү кысаларында Уфаның «Родина» кинотеатрында Татарстан кинематографистларының иҗади кичәсе үтәчәк. Анда Илдар Матуров төшергән «Туфан есть Туфан»  документаль фильм күрсәтеләчәк. Бу кинотасма танылган татар драматургы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллин тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйли. Шулай ук иҗади очрашуда Б.Баишевның Рейхстагка Җиңү байрагы кадаган милләттәшебез турындагы «Монумент на Поклонной горе» фильмы һәм  Ф.Дәүләтшинның «Рудольф Нуреев. ...

Дәвам »