enrutat
Баш бит / Милли тормыш / Мәгариф һәм фән (страница 38)

Рубрика: Мәгариф һәм фән

Милли хисне ничек тәрбияләргә

Мин бу язмамда газета укучылар белән туган телебезнең бүгенге торышына һәм киләчәгенә караган хәл итәсе мәсьәләләрнең барыннан да бигрәк үзебезгә кагылышлылары хакында кайбер фикерләрем белән уртаклашырга телим. Авылны тернәклән­де­рүне, үстерүне бары тик анда яшәү­челәрнең тормыш шартларын яхшырта бару юлы бе­лән генә гамәлгә ашырып була. Соңгы вакытта бу өлкәдә Президентыбыз Р.Н.Миң­­­не­­ханов, хөкү­мәтебез тарафыннан яңа гаи­лә коручыларга җир ки­шәр­лекләре бүлеп бирү, авылда ...

Дәвам »

Казанда татар мәктәбеннән урысныкына күчүчеләр арта

Казанның 2нче татар гимназиясендә белем алган Азат Кудашев 7 сыйныфка җиткәч, якындагы 122нче инглиз гимназиясенә күчкән. Азат бу адымын беренче чиратта инглиз телен тирәнтен өйрәнергә теләү белән аңлата-аңлатуын, әмма сәбәп монда гына түгел икән. “Тиздән Бердәм дәүләт имтиханын бирәсе бар, ә ул урысча. Икенче гимназиядә алгебра, геометриядәге терминнарны, теоремаларны без татарча өйрәнә идек, ә имтиханда мин аны ничек языйм?”, ди ...

Дәвам »

Яңа закон милли мәгарифкә куркынычмы? — Марат Лотфуллин фикере

Күптән түгел кабул ителгән “РФдә Мәгариф турында”гы Законда милли мәгарифкә ни дәрәҗәдә урын бирелгән? Әлеге сорау белән Тарих институтының милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Марат Вазыйх улы Лотфуллинга мөрәҗәгать иттек. – Әлеге законда үзгәреш­ләр күп. Иң беренче чиратта, ул “Мәгариф турында”гы (1992) һәм “Югары һәм вуздан соң һөнәри белем турында”гы (1996) Закон­нарны берләштерә, 309 нчы Закон ...

Дәвам »

Казан университеты китапханәсендә татар китаплары юкка чыккан

Казан федераль университеты татар галимнәре арасында китапханәдән биш Камаз машинасы китап түккәннәр, аның күпчелеге татар басмалары булган икән дигән сүз таралган. Галимнәр университет җитәкчелегенең басма китапларга битараф булуына, уку залларын бетереп анда китапханә өчен ят башка оешмалар килүгә ризасызлык белдерә. Казан федераль университетында декабрь ае бу уку йортының китапханәсе тирәсендә туган шау-шу белән үтте. Китапларны Колхоз базары янындагы элек пединститут ...

Дәвам »

Дәүләт телләре програмының яңа өлгесе тәкъдим ителде

20 декабрьдә Татарстан министрлар кабинетында дәүләт һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү програмының яңа концепциясе тәкъдим ителде. Татарстанның дәүләт һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча хәзерге дәүләт програмы 2013 елда гамәлдән чыга. Аңа алмашка яңа проект кирәк. Берничә ай дәвамында Татарстан галимнәре яңа програмның концепциясен эшләде. Ун елга тәгаенләнгән програм 1 млрд. 800 млн. сумга төшәргә мөмкин. ...

Дәвам »

Татар теле язмышы: «оҗмах»та ниләр бар?

Шактый еллар элек, Чыңгыз Айтматов белән Олжас Сөләйманов Казанга килгәч, Язучылар берлегендә алар белән очрашу булган иде. Күп мәсьәләләргә кагылгач, бу дөньякүләм атаклы ике язучы төрки халыклар өчен урыс теленең әһәмияте турында да сөйләде. Төрки халыкларга үзара аңлашыр, аралашыр өчен урыс теле хәзер алыштыргысыз икән. Әлбәттә, монда бәхәсләшер урын юк. Күреп торабыз бит: Русия катнашында узган төрле саммитларда, очрашуларда күптән ...

Дәвам »

«Татарстанга латин һәм гарәп әлифбасы – көн таләбе»

Татарстан үзендә латин һәм гарәп әлифбасын куллану мөмкинлеге тудыручы канун кабул итәргә җыена. «Татар телен дәүләт теле буларак куллану турында» дип аталган бу канун өлгесе 21 ноябрьдә Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетында каралды. Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев Азатлыкка комитет әгъзаларының барысының да бу канунны хуплавын белдерде. Канун 29 ...

Дәвам »

Татарстан Республикасының Телләр турында Законына — 20 ел

Бу түгәрәк сан гына түгел, ул күпмилләтле Россия Федерациясендәге күпмилләтле республикада телләр үсешен күзалларга ярдәм итүче дата. Телләр төрлелегенә шундыйрак караш бар, янәсе, нәрсә булса да, барыбер үләчәк телләр турында кайгыртасы юк, рус һәм инглиз, бәлки, кытай телен белсәң, болар белән 21 нче гасырда Җирнең теләсә кайсы почмагында яшәп, эшләп, көн күреп була. Әлбәттә, кешелек дөньясының күпчелеге шушы өч телдә ...

Дәвам »