enrutat
Баш бит / Милли тормыш / Мәгариф һәм фән (страница 42)

Рубрика: Мәгариф һәм фән

Галимнәребез Иран татарлары белән күреште

Иранда татарлар яшәве хакында беренче булып тарихчы Исмәгыйль Гыйбадуллин белдергән иде. Аның “Затерянный след татар в Иране” дип аталган фәнни мәкаләсе тарихчыларыбызның, татар җәмәгатьчелегенең генә игътибарын яулап алу белән чикләнмичә, дәүләт җитәкчеләрен дә кызыксындырды… Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе читтә яшәүче татарларны барлау, алар белән элемтәләрне ныгыту эшен шактый киң җәелдерән. Әле күптән түгел генә Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, ...

Дәвам »

Милләтнең авырткан җире – мәгариф

Мәгариф — татар милләте язмышында зур казанышларга китергән, абруй казанган өлкә. Белемгә омтылган укучылар, шәкертләр, укытучылар һәрвакыт татар милләтенең йөзен билгеләп килделәр. Алар башка төрки халыкларның үсешендә үрнәк һәм таяныч булдылар. XX гасырның ахырында, XXI гасыр башында элекке чорлардагы милли сәясәт һәм глобализация тәэсирендә яшьләрдә милли үзаң таркала башлады, туган телдән бизү, милли мәдәнияттән, гореф- гадәтләрдән читләшү, ассимиляция көчәйде. Инкыйразга ...

Дәвам »

Казанда Хөсәен Әмирханга багышланган фәнни-гамәли конференция үтәчәк

30 гыйнварда Казанның “Ярдәм” мәчетендә  «Хөсәен Әмирхан һәм традицион мөселман мәхәлләсе моделе” дип аталган фәнни-гамәли конференция үткәреләчәк. Ул күренекле дин әһеле һәм галим, тарихчы, мәгърифәтче Хөсәен Әмирханның (1814-1893) тууына 200 ел тулу уңаеннан оештырыла, дип хәбәр итте танылган тарихчы галимебез Илдус ага Әмирханов. Хөсәен Әмирхан Чистай, Казан, Бохара мәдрәсәләрендә укыган. 1846 елда Казанга кайтып, 1849дан Яңа Татар бистәсендә Иске таш мәчет ...

Дәвам »

Петербургта яңа татарча китап дөнья күргән

Самара өлкәсенең Елхау районы Мулла авылында гомер итүче Гөлсирә Фәхретдинованың “Уеллар” дигән китабы дөнья күргән. Ул Санкт-Петербургта басылган. Бу авторның икенче китабы. Алдагысы “Замандашлар сагышы” дигәне дә Петербургта чыккан була. Анысы шигъри җыентык булса, яңасы татар халык иҗатын туплаган. Такмаклар унсигез бүлектән тора һәм ул үз эченә 363 такмакны җыйган. Гөлсирә ханымга киләчәктә дә иҗат уңышлары телик.  

Дәвам »

Беренче нәтиҗә билгеле

  Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада уздыруның оештыру комитеты бәйгенең Интернет-тест формасындагы беренче сайлап алу туры буенча нәтиҗәләрен чыгарды. Ул 16-20 декабрь көннәрендә интернет-тест формасында узды. Һәр категория буенча икенче турда катнашу мөмкинлеге Олимпиаданы оештыру комитеты тарафыннан 2014 елның 12 гыйнварына кадәр билгеләнә. Әгәр җиңүчеләр саны алдан билгеләнеп куелган катнашучылар саныннан артып китсә, беренче тур җиңүчеләренә өстәмә бирем ...

Дәвам »

Чех әлифбасы бүләккә

Прагада китап кибетләрендә халык күп. Анда нинди төр, нинди эчтәлекле китап телисең, шуны табарга була. Без дә, өч катлы китап кибетеннән чех әлифбасы алып чыктык. Бу китап дөньядагы бердәнбер булган, Татарстанның Арча педучилищесында урнашкан Әлифба музеена бүләк булачак. Ул музейда 350 әлифба тупланган. Алар 64 телдә. Әлегә чех телендәгесе юк иде. Музей 1999 елда ачылган. Иң үзәктә, кырык елдан артык ...

Дәвам »

Әлмәттә ана теле укытучылары өчен семинар үткәрелде

16 декабрьдә  Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт (Татарстан) бүлекчәсе ана теле һәм әдәбияты укытучылары өчен әзерләгән методик семинар узды. Әлмәтнең муниципаль  хезмәт дәүләт институтының (ӘМХДИ) актлар залында үткән семинар «Гуманистик этномәдәни традицияләр һәм тәрбия процессы» дип атала иде. Чарага Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре, БТК ның Әлмәт бүлекчәсе әгъзалары, ана теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәпкәчә балалар тәрбия-укыту оешмалары педагоглары җыелды. Бу ...

Дәвам »