enrutat
Баш бит / Милли тормыш / Мәгариф һәм фән (страница 49)

Рубрика: Мәгариф һәм фән

Петербургта яңа татарча китап дөнья күргән

Самара өлкәсенең Елхау районы Мулла авылында гомер итүче Гөлсирә Фәхретдинованың “Уеллар” дигән китабы дөнья күргән. Ул Санкт-Петербургта басылган. Бу авторның икенче китабы. Алдагысы “Замандашлар сагышы” дигәне дә Петербургта чыккан була. Анысы шигъри җыентык булса, яңасы татар халык иҗатын туплаган. Такмаклар унсигез бүлектән тора һәм ул үз эченә 363 такмакны җыйган. Гөлсирә ханымга киләчәктә дә иҗат уңышлары телик.  

Дәвам »

Беренче нәтиҗә билгеле

  Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада уздыруның оештыру комитеты бәйгенең Интернет-тест формасындагы беренче сайлап алу туры буенча нәтиҗәләрен чыгарды. Ул 16-20 декабрь көннәрендә интернет-тест формасында узды. Һәр категория буенча икенче турда катнашу мөмкинлеге Олимпиаданы оештыру комитеты тарафыннан 2014 елның 12 гыйнварына кадәр билгеләнә. Әгәр җиңүчеләр саны алдан билгеләнеп куелган катнашучылар саныннан артып китсә, беренче тур җиңүчеләренә өстәмә бирем ...

Дәвам »

Чех әлифбасы бүләккә

Прагада китап кибетләрендә халык күп. Анда нинди төр, нинди эчтәлекле китап телисең, шуны табарга була. Без дә, өч катлы китап кибетеннән чех әлифбасы алып чыктык. Бу китап дөньядагы бердәнбер булган, Татарстанның Арча педучилищесында урнашкан Әлифба музеена бүләк булачак. Ул музейда 350 әлифба тупланган. Алар 64 телдә. Әлегә чех телендәгесе юк иде. Музей 1999 елда ачылган. Иң үзәктә, кырык елдан артык ...

Дәвам »

Әлмәттә ана теле укытучылары өчен семинар үткәрелде

16 декабрьдә  Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт (Татарстан) бүлекчәсе ана теле һәм әдәбияты укытучылары өчен әзерләгән методик семинар узды. Әлмәтнең муниципаль  хезмәт дәүләт институтының (ӘМХДИ) актлар залында үткән семинар «Гуманистик этномәдәни традицияләр һәм тәрбия процессы» дип атала иде. Чарага Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре, БТК ның Әлмәт бүлекчәсе әгъзалары, ана теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәпкәчә балалар тәрбия-укыту оешмалары педагоглары җыелды. Бу ...

Дәвам »

Алты яшьтә өйрәнелгән тел алтмышта да онытылмый

Балаларга татар телен мәктәпкәчә яшьтән үк үзләштерүгә соңгы елларда аеруча зур игътибар бирелә. Ниһаять, балалар бакчаларында дәүләт телләрен өйрәтү тиешле дәрәҗәгә куелды. Берничә ел элек эшләнгән яңа заманча программалар бу эшне нәтиҗәле итеп оештырырга мөмкинлек бирде. 18 декабрь көнне Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Казанның 60нчы санлы балалар бакчасында һәм 396нчы балалар үсеш үзәге – балалар бакчасында кунакта булды. Максатлары икетеллелекне ...

Дәвам »

Мәскәүдә ана телен һәм татар тарихын укыту мәсьәләре турында сөйләшәчәкләр

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллегендә "Татар халкының милли-мәдәни йөзен саклауның актуаль мәсьәләре" дигән конференция үтәчәк.

Дәвам »

Уфадагы татар гимназиясе иң яхшылар исемлегенә керде

Санкт-Петербург шәһәрендә "Киләчәк мәктәбе: Россия мәктәпләрененең проблемалары һәм үсеш перспективалары" исемле Россиякүләм мәгариф форумына нәтиҗәләре игълан ителде.

Дәвам »