enrutat
Баш бит / Милли тормыш (страница 146)

Рубрика: Милли тормыш

Татар кайда да татар ул…

V Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре “Intertat.ru”га үз төбәкләрендәге татар тормышы турында сөйләде. Океаннарны кичеп, V татар яшьләре форумына килгән Австралия татары Камилә Садри әби-бабаларының туган якларында беренче тапкыр икән. Шундый еракларда торуына карамастан, туган телендә сөйләшә, аңлаша ул. Татар теленә Камилә гаиләдә өйрәнгән. “Без өйдә татарча гына сөйләшәбез, татар ашлары пешерәбез”, дип сөйләде ул “Intertat.ru” газетасына. “Күбесенчә туган көннәрдә ...

Дәвам »

Татар милләтен саклау юлы бик гади…

Чит төбәктән килгән татар яшьләре күренекле галим, язучы, тарихчылар белән татар милләтен саклау турында фикерләште. Бөтендөнья татар яшьләре форумында төрле темаларны күтәргән секцияләр узуы традициягә әйләнде. Аларда татар милләте, яшьләре өчен мөһим булган мәсьәләләр карала. Быелгы форумда “Татар яшьләре һәм web2.0”, “Бүгенге татар яшьләренең рухи кыйммәтләре”, “Татар халкының тарихи мирасы һәм милләтне саклап калу юллары”, “Милли мәгариф һәм татар телен ...

Дәвам »

Омски яшьләре форумнан татарча сөйләшергә өйрәнү максаты белән кайткан

1 сентябрь көнне яшьләр шәһәргә әйләнеп кайттылар. Омски шәһәр милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләүче яшьләр оешмасы вәкилләре белән тимер юллар вокзалында очрашып, сөйләшү мөмкин булды. Форумнан кайтучыларның күңелләре күтәренке, кәефләре яхшы иде. Зур хыяллар, изге теләкләр белән кайттык, максатлар куйдык диләр яшьләр. Равил Хөсәенов, без чит илләрдә яшәүче яшьләр белән таныштык, башкаларның эш тәҗрибәләре телән танышу да безнең өчен файдалы булачак, ...

Дәвам »

Рөстәм Миңнеханов бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашучыларга: “Без сезнең белән бергә булырга тиеш”

Бүген Казанда V бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы узды. Форум эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министр урынбасары Әсгать Сәфәров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Бөтендөнья татар яшьләр Җыены рәисе Руслан Айсин, делегатлар катнашты. Быелгы форумда төрле чит илләрдән, Россия төбәкләреннән һәм Татарстан район-шәһәрләреннән 800 ләп делегат катнаша. Казанда ...

Дәвам »

Токиодагы Ютоны «Аерылмагыз» җыры татар теленә гашыйк иткән

Моннан бер ел элек татарлар турында бөтенләй белмәгән һәм ишетмәгән Юто Хисияма, YouTubeта көйләр тыңлап утырган вакытта, «Аерылмагыз» җырына юлыга һәм бу җыр язма аның күңелен биләп ала. «Нәрсәсе белән бу җыр күңелегезгә үтеп керде соң, әллә көе япон көйләренә охшаган идеме?» дигән сорауга, Юто: «Ул бөтен япон җырларыннан да матуррак җыр бит», дип җавап бирде. Җырның сүзләрен һәм мәгънәсен ...

Дәвам »

Сәфәр чыктым ерак юлга…

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров фатыйхасы белән мин февраль аенда Владивостокка чыгып киттем. Максатыбыз изге – Владивостокта быел федераль Сабантуй узачак, шуңа хәтле анда фольклор ансамбле оештыру, бераз әзерлек эшләрендә катнашу. Мин үземнең студиямдә дөнья күргән, тарихыбызга, ана телебезгә, динебезгэ кагылышлы, еллар буе иҗат иткән байлыкларым белән, җыр-мөнәҗәтләремне, музыкаль язмаларымны төяп, ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы фольклор үзәге ...

Дәвам »

Р.Миңнеханов Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенында катнашучыларны сәламләде

24 мартта “Казан” милли-мәдәни үзәгендә беренче тапкыр Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Дәвам »

“Татарлар килә!” дисеннәр

Шимбә көнне, 10 декабрьдә “Казан” милли-мәдәни үзәге бинасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы узды. Татарлар укмашып яшәгән барлык төбәк вәкилләре катнашкан бу утырыш алдыннан Конгрессның даими комиссияләре агымдагы эшләргә анализ ясады, тәкъдимнәр әзерләде. Соңгы елларда гадәткә кергән тәртип белән, ел ахырында Конгресс башкарма комитетының җыелышы киңәйтелгән рәвештә уздырыла. Башкарма комитет составында 40тан артык әгъза булса, шуларга өстәп тагын ...

Дәвам »

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ерак Көнчыгышта булып кайтты

25–27 май көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Ерак Көнчыгышка сәфәр кылып, андагы милләттәшләребез белән очрашты. Очрашулар вакытында сүз киләсе елда Владивостокта узачак Федераль сабантуй турында да барды. Амурдагы Комсомол шәһәрендә Ринат Закировны Ерак Көнчыгыш татарлары конгрессы рәисе Рөстәм Абдуллин, җирле милли үзәк вәкилләре каршы алды. Ул биредәге милли тормыш, шәһәрдәге татар эзләре белән таныштырды. Шәһәр уртасындагы ...

Дәвам »