enrutat
Баш бит / Милли тормыш (страница 270)

Рубрика: Милли тормыш

Белем бәйрәмен алып килде кыңгыраулы октябрь…

6 нчы октябрь көнне Сургутта татар якшәмбе мәктәбендә Белем бәйрәме үткәрелде. Бу бәйрәм укытучылар көненә туры килде. Бәйрәмне якшәмбе мәктәбе укучылары Фаил Шәрәфетдинов белән Фидаил Садретдинов алып бардылар. Мәктәп коллективын яңа уку елы белән котларга татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рафаиль Ульбеков, аксакалыбыз Альберт Даминов, Сургут шәһәренең Педагогия университеты профессоры Рәфис Шәймәрданов һәм “Сандугач” вокал-хореография ансамбле белән аның җитәкчесе Нурия ...

Дәвам »

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закировның котлавы

Хөрмәтле укытучылар! Катлаулы тарихлы, бай мәдәниятле татар халкының илебездә һәм  гомумән дөньяда танылуына, аның милли үсешенә зур өлешне Сез, укытучылар, кертәсез.  Глобализациягә бәйле үзгәрешләр һәм милли күтәрелеш чорында туган телебезне һәм әдәбиятыбызны укыту – гаять авыр һәм мактаулы вазыйфа. Сез,  укытучылар  һәм  татар рухиятын өйрәнүче галимнәр, методистлар,  сез тәрбияләгән укучылар, мәдәният-сәнгать, матбугат, фән  хезмәткәрләре белән бергәләшеп, Татарстанда һәм чит төбәкләрдә алып ...

Дәвам »

Игътибар: РИУда татар телен, тарихын, динен өйрәнү юнәлешендә курслар эшли!

Хөрмәтле дуслар! 2013 нче елның 1 нче октябрендә Россия Ислам Университетында татар телен, тарихын, динен өйрәнү юнәлешендә курслар башланып китте. Аны оештыручылар: Россия Ислам Университеты, Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Алтын Урда” татар патриотик фронты иҗтимагый оешмасы. Курс ахырында Сез татар телендә аңлаша алырсыз, Изге Коръәнне уку бәхетенә ирешерсез, шулай ук динебез, тарихыбыз, татар милләтенең килеп чыгышы турында күзаллау алырсыз дип ...

Дәвам »

Милли үзаң

Бөтендөнья татар конгрессының 2012 нче елның декабрендә үткән V Корылтаеның карарында шундый пункт бар: “Татар халкының этник үзбилгеләнүен саклау Концепциясен хупларга”.

Дәвам »

«Яңарыш» газетасы нәшер ителә башлауга 23 ел тулды

ңарыш»ыбызның өлкә күләмендә тормыштан яңалыклар белән уртаклаша, татар тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, тирәбездәге кешеләр белән таныштыра башлавына да 23 ел вакыт үтеп китте. Шул уңайдан газета каршында эшләп килүче «Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсе әгъзалары чираттагы утырышка җыелдылар. Утырышның төп темалары итеп “Яңарыш” мәгълүмати нәшрият үзәге директоры Алсу Сәгыйтова газетаның туган көне уңаеннан аның турында фикер алышуны һәм тәкъдимнәрне белдерүне, берләшмә әгъзалары арасында ...

Дәвам »

Бәрән авылында кунакта

Удмуртиянең төньякта урнашкан иң ерак төбәкләре — Балезино, Глазов, Юкамен районнарында гомер итүче татарлар, аларның тормышы, традицияләре, милли мәсьәләләре белән даими танышып торабыз, алар белән күрешә алмаган очракта, Интернет, телефон аша бәйләнешкә кереп, яңалыкларны уртаклашабыз. Ә менә ул районнар белән чиктәш Красногорск районы татарлары белән моңа кадәр нишләптер күрешү, танышу насыйп итмәгән иде. Ниһаять, Красногорск районында күпләп татарлар яшәгән бердәнбер Бәрән ...

Дәвам »

Нәсел агачлары ник корый?

Усак агачы – нәсел агачы. Яшәү өчен көрәш тарихында никадәр охшашлык алар арасында. Усак миллионлаган орлык биреп тә, тамыр җибәреп тә үрчергә, яшәргә тырыша. Орлыкларын ут төртеп яндыралар, таптыйлар, изәләр. Ә дымлы туфракка эләгеп шытым бирсә, кемнәр генә аның башына басып үтми дә өстенә кирпеч, таш яки асфальт салып куймый. Хәтта урманда да аны, сыйфатсыз агач дип, печән урынына кырып-чабып ...

Дәвам »

«Татарстан икътисады бәйсез дәүләт булу өчен өлгерде»

Татарстанда бүген узган гасырның 90-нчы елларындагы кебек 30 августка – Республиканың бәйсезлек көненә, Суверенитет көненә шау-шулы әзерлек чаралары барганлыгы әллә ни сизелми. Шулай да Татарстан хөкүмәтенең эш планында бу көнне республикакүләм “Уйнагыз гармуннар” чарасы узачагы, Камал театры янында үтәчәк бәйрәмдә Рөстәм Миңнехановның 2013 елгы Тукай бүләге ияләренә түштамга беркетәчәге һәм аннан соң аның Республика көне һәм шәһәр көне уңаеннан Татарстан ...

Дәвам »