enrutat
Баш бит / Милли тормыш (страница 279)

Рубрика: Милли тормыш

Руслан Айсин: «Ислам белгечләре” Мәскәүгә карап эшли

Фәйзрахман Саттаров һәм аның мәхәллә әгъзаларына карата җинаять эше кузгатудан соң, Кол Шәриф мәчетенең элекке имамы Рамил Юныска да гаепләү белдерелде. Аны югары белем турында ялган диплом күллануда гаеплиләр. Элегрәк Федераль иминлек хезмәте үткәргән тикшерүдә аның Казан дәүләт аграр университетта алган дип күрсәткән дипломының ялган булганы ачыкланган иде. Университет вәкилләре дә аның дипломы рәсми бирелгән документтан нык аерылуын раслады. Татарстан ...

Дәвам »

Токиодагы Ютоны «Аерылмагыз» җыры татар теленә гашыйк иткән

Моннан бер ел элек татарлар турында бөтенләй белмәгән һәм ишетмәгән Юто Хисияма, YouTubeта көйләр тыңлап утырган вакытта, «Аерылмагыз» җырына юлыга һәм бу җыр язма аның күңелен биләп ала. «Нәрсәсе белән бу җыр күңелегезгә үтеп керде соң, әллә көе япон көйләренә охшаган идеме?» дигән сорауга, Юто: «Ул бөтен япон җырларыннан да матуррак җыр бит», дип җавап бирде. Җырның сүзләрен һәм мәгънәсен ...

Дәвам »

Татарстан Республикасының Телләр турында Законына — 20 ел

Бу түгәрәк сан гына түгел, ул күпмилләтле Россия Федерациясендәге күпмилләтле республикада телләр үсешен күзалларга ярдәм итүче дата. Телләр төрлелегенә шундыйрак караш бар, янәсе, нәрсә булса да, барыбер үләчәк телләр турында кайгыртасы юк, рус һәм инглиз, бәлки, кытай телен белсәң, болар белән 21 нче гасырда Җирнең теләсә кайсы почмагында яшәп, эшләп, көн күреп була. Әлбәттә, кешелек дөньясының күпчелеге шушы өч телдә ...

Дәвам »

Сәфәр чыктым ерак юлга…

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров фатыйхасы белән мин февраль аенда Владивостокка чыгып киттем. Максатыбыз изге – Владивостокта быел федераль Сабантуй узачак, шуңа хәтле анда фольклор ансамбле оештыру, бераз әзерлек эшләрендә катнашу. Мин үземнең студиямдә дөнья күргән, тарихыбызга, ана телебезгә, динебезгэ кагылышлы, еллар буе иҗат иткән байлыкларым белән, җыр-мөнәҗәтләремне, музыкаль язмаларымны төяп, ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы фольклор үзәге ...

Дәвам »

Русия татарларын ҮДН берләштерә

Бөтен Русия төбәкләрендә яшәүче татар-мөселманнарны Баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин җитәкләгән Үзәк Диния нәзарәте (ҮДН) Мәүлид бәйрәмнәре аша берләштерде. һиҗри буенча рабигүл-әүвәл аенда мөселманнар Мәүлид бәйрәме – Пәйгамбәрләрнең Пәйгамбәре Мөхәммәд (с.г.в.) туган көнен билгеләп үттеләр. Коръәни Кәримдә әйтелгәнчә, Рәсүлебез – безгә иң яхшы үрнәк. Бу айда аның тормыш юлына, хәдисләренә, тәкъвалыгына басым ясыйлар. Мәүлид бәйрәме Русиянең һәр төбәгендә – Ерак ...

Дәвам »