enrutat
Баш бит / Милли тормыш (страница 394)

Рубрика: Милли тормыш

Татар теле язмышы: «оҗмах»та ниләр бар?

Шактый еллар элек, Чыңгыз Айтматов белән Олжас Сөләйманов Казанга килгәч, Язучылар берлегендә алар белән очрашу булган иде. Күп мәсьәләләргә кагылгач, бу дөньякүләм атаклы ике язучы төрки халыклар өчен урыс теленең әһәмияте турында да сөйләде. Төрки халыкларга үзара аңлашыр, аралашыр өчен урыс теле хәзер алыштыргысыз икән. Әлбәттә, монда бәхәсләшер урын юк. Күреп торабыз бит: Русия катнашында узган төрле саммитларда, очрашуларда күптән ...

Дәвам »

Үлми торырга кирәк

“Атаклы шәхесләребез Туфан Миңнуллин һәм Шәүкәт Биктимеровны җирләргә урын таба алмыйча, көннәр буе зиратның бер башыннан икенче башына каңгырап йөрдек. Болай булырга тиеш түгел”. Бу фикерне Татарстан Дәүләт Советы фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетының чираттагы утырышында Разил Вәлиев күтәреп чыкты. Әлеге мәсьәлә Казанның Яңа татар бистәсенә генә түгел, авыл зиратларына да кагыла. Шул ук вакытта халыкның каберлекләргә карата ...

Дәвам »

«Татарстанга латин һәм гарәп әлифбасы – көн таләбе»

Татарстан үзендә латин һәм гарәп әлифбасын куллану мөмкинлеге тудыручы канун кабул итәргә җыена. «Татар телен дәүләт теле буларак куллану турында» дип аталган бу канун өлгесе 21 ноябрьдә Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетында каралды. Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев Азатлыкка комитет әгъзаларының барысының да бу канунны хуплавын белдерде. Канун 29 ...

Дәвам »

Кеше кыйммәте белән кем хаклашыр?

Глобальләшү миграция процессын да көчәйтте. Ә диннәр, милләтләр төрлелеге күзәтелгән мохиттә низаглар булмый калмый. Соңгы арада халыкара проблемалар күбәюен исәпкә алып, кеше хокукларын яклауга да игътибар артты. Сентябрь ахырында Россия Дәүләт Думасы дин тотучыларның хокукларын яклау йөзеннән Җинаять кодексына үзгәрешләр кертүне хуплады. Яңа канун буенча дингә инанган гражданнарны мыскыл итүчене 300 мең сумга кадәр штраф көтә. Мөслимәләргә сүз катарга ярамый?! ...

Дәвам »

Республикаларны бетерүгә керешәләр

Бу идея Россиянең дәүләт структураларында инде күптәннән чәйнәлә. Иң башта аны В.Жириновский яңгырата башлады. Республикалар, бу ЛДПР җитәкчесенең чираттагы клоунадасы гына дип, әлеге фактка әллә ни зур әһәмият бирмәделәр, сыман. Ләкин берничә ел узу белән, Себердә кайбер милли округларны рус өлкәләре белән берләштереп юкка чыгардылар. Бу юнәлештә ясалган икенче адым шундыйрак иде. 2006 елдан бирле эшләп килүче “Проблемаларны анализлау һәм ...

Дәвам »

Нугайлар автономия таләп итә

Нугайлар Русиядә үз җирле автономиясен булдыруны сорап Русия президентына мөрәҗәгать юллаган. Дагыстанның Нугай районы Терекли-Мәктәп авылында узган корылтайда катнашкан вәкилләр Русия президенты Владимир Путинга нугайлар күмәкләшеп яшәгән Ставрополь крае, Чечня һәм Дагыстан җирлегендә автономия булдыруны сорап мөрәҗәгать юллаган. Алар фикеренчә, Дагыстаннан аерылып автономия булдыру гына аларны этнос буларак сакланып калуга һәм киләчәк буынга үз җирләрен саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Русия ...

Дәвам »

Тарихка күз салсак…

Римма Гатинаның Татар-информ Интернетка урнаштырган кыска гына мәкаләсе күпләрне кузгаткан. Мәкаләдә сүз Татарстан гимнына текст язган өчен 200 мең сум хак билгеләгән конкурс турында бара. Әлеге язма белән кызыксынучыларның байтагы ошбу бәйге уңаеннан үз фикерләрен белдерүне кулай тапкан. Мәгълүм ки, парламентыбыз Татарстан мөстәкыйльлеге хакында Декларация кабул иткәч үк көн тәртибенә гимн мәсьәләсе калыккан иде. Депутатларыбыз зәвыгына тел тидереп булмый: алар, ...

Дәвам »

Универсиада татарча өйрәнерме?

Казанда XIII Җәйге Универсиада башланырга 247 көн калды. Тагын 8 айдан башкалабызга яшь спортчылар, туристлар, җанатар­лар, рәсми кунаклар җыелачак. Әмма әлеге киң масштаблы чара узачак көннәрдә кунакларга татар телен таныту өчен барлык мөмкинлекләр дә кулланылмый. Күптән түгел башкала урамнарына яңа урам күрсәткечләре урнаштырылды. Аларның инглиз һәм рус телләрендә генә булуы аптырашта калдыра. Казанның туристлар иң күп керә торган кибетләрендә шәһәр ...

Дәвам »

Тәгәри килде “Түгәрәк уен”

Самарада уздырылган V Бөтенроссия “Түгәрәк уен” фестивалендә Россиянең 17 төбәгеннән 549 кеше катнашты. Аны Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының Традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Самара өлкә Мәдәният министрлыгы, аның каршында эшләүче Социомәдәни технологияләр агентлыгы, Самара өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе, Самара шәһәре һәм Камышлы районы администрацияләре оештырган иде. Җиңүчеләр «Фольклор-этнография коллективлары», «Фольклор-хореография коллективлары», «Хореография соло», «Балаларның этнография коллективы», ...

Дәвам »

Татар идеясе

Хәзерге глобальләшеп барган дөньяда үз-үзен саклап калырга тырышкан һәр милләтнең ниндидер үз милли идеясе булырга тиеш. Мәсәлән, урысларның алар тарафыннан бөтен дөньяны рухи яктан коткарырга дәгъва итүче “рус идеясе” бар. Төрекләрнең төп идеясе – Төркияне бәйсез, көчле һәм Көнчыгыш халыклары арасында тәэсирле бер дәүләт итеп төзү иде. Яһүдләрнең идеясе – Израиль ярдәмендә бөтен яһүдләрне рухи яктан берләштерү һәм шулай дөньяга ...

Дәвам »