enrutat
Баш бит / Милли тормыш (страница 431)

Рубрика: Милли тормыш

Мин үзем дә бер жюри… (“Татар моңы”ның гала-концертын карагач)

“Татар моңы” телевизион конкурсының быелгысы тәмам. Казанда яшәгәндә конкурсларның эчендә кайнап, башлангыч турларыннан ук күздән кичерергә тырышып йөри идем. Һәр яшь җырчының чыгышын, ким дигәндә, ике-өч көн рәттән тыңлап, исем-фамилияләрен ятлап, танып бетерә идем. Үзем бер жюри сымаграк, һәр чыгышны тәфсилләп, шәрехләп, дәфтәремә теркәп бара торган идем. “Идем” дә “идем” дим, чөнки хәзер елның күп аен авылда яшәгәнгә күрә, конкурс-фестивальләрнең ...

Дәвам »

Себер татарларына кул селтәү дөрес түгел

«Милләт сакланса да, бары тик Идел-Уралда гына сакланачак» дип әйтү өчен нигез бар-барын. Себердә эшләр алга таба да шулай барса, туган телнең юкка чыгуына күп калмый. Һәркемгә билгеле ки, тел бетсә, милләт тә юкка чыга, татарның тик кайбер этник үзенчәлекләре генә сакланып калачак. Татарстан, Дөнья татар конгрессы шулай уйларга тиеш түгел, чөнки монда да бит татарлар яши, халык санын алганда ...

Дәвам »

Ни өчен татар җырчылары русча сөйләшә?

Татар эстрадасындагы иксез-чиксез казанышларына шаккатып, теге яки бу «йолдыз» турында телевизион сюжет карап утырасың. Әй, сөйли бу экранга, акыл сата. Татар халкы өчен яшәвен, иҗат итүен ассызыклый. Шуннан соң «йолдыз»ның җирдәге яшәвенә күчәләр. Менә ул гаилә кочагында. Баласына: «как дела, улым?» – ди. Менә иҗатташ композиторына кунакка кереп, чап итеп бишне бирә: «здарова, братан!» Менә шулай. «Татар милләте өчен яшәүче» ...

Дәвам »

Туу таныклыгына ук Умер диеп куйганнар

Күп очракта кешенең исеменә карап нинди милләттән икәнен белеп була. Ә инде ят, кайбер очракта бөтенләй үк аңлашылып бетмәгән исем очрый икән, һич икеләнергә кирәкми – татар гына шундый килде-китте исем куша ала. Уйлап табучы халык инде без. Айда йөри торган арбалар, космик ракеталар уйлап тапмадык табуын, безгә аларның кирәге дә шуның хәтле генә. Уйлап табучы гына түгел, гел яңалыкка ...

Дәвам »

Университетның татар хорына ясин чыктыкмы?

Бөтендөнья татарлары җыелып милли мәсьәләләрне кайгырткан мәлдә, 7 декабрь көнне конгресстан ерак түгел – Казан университетының төп бинасында татар халык хоры студентлар коллективының соңгы концертын карап калырга сәнгать сөючеләр килде. Казан дәүләт (федераль) университеты ярты гасырга якын татар яшьләрен берләштереп, аларда җырлау сәләте ачкан,сәхнә серләренә өйрәтеп килгән Ирнис Рәхимуллин җитәкчелегендәге хорның эшчәнлеге тукталырга мөмкин дигән хәбәр студентлар арасында тиз таралды. ...

Дәвам »

Татар теле язмышы: «оҗмах»та ниләр бар?

Шактый еллар элек, Чыңгыз Айтматов белән Олжас Сөләйманов Казанга килгәч, Язучылар берлегендә алар белән очрашу булган иде. Күп мәсьәләләргә кагылгач, бу дөньякүләм атаклы ике язучы төрки халыклар өчен урыс теленең әһәмияте турында да сөйләде. Төрки халыкларга үзара аңлашыр, аралашыр өчен урыс теле хәзер алыштыргысыз икән. Әлбәттә, монда бәхәсләшер урын юк. Күреп торабыз бит: Русия катнашында узган төрле саммитларда, очрашуларда күптән ...

Дәвам »

Үлми торырга кирәк

“Атаклы шәхесләребез Туфан Миңнуллин һәм Шәүкәт Биктимеровны җирләргә урын таба алмыйча, көннәр буе зиратның бер башыннан икенче башына каңгырап йөрдек. Болай булырга тиеш түгел”. Бу фикерне Татарстан Дәүләт Советы фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетының чираттагы утырышында Разил Вәлиев күтәреп чыкты. Әлеге мәсьәлә Казанның Яңа татар бистәсенә генә түгел, авыл зиратларына да кагыла. Шул ук вакытта халыкның каберлекләргә карата ...

Дәвам »

«Татарстанга латин һәм гарәп әлифбасы – көн таләбе»

Татарстан үзендә латин һәм гарәп әлифбасын куллану мөмкинлеге тудыручы канун кабул итәргә җыена. «Татар телен дәүләт теле буларак куллану турында» дип аталган бу канун өлгесе 21 ноябрьдә Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетында каралды. Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев Азатлыкка комитет әгъзаларының барысының да бу канунны хуплавын белдерде. Канун 29 ...

Дәвам »

Кеше кыйммәте белән кем хаклашыр?

Глобальләшү миграция процессын да көчәйтте. Ә диннәр, милләтләр төрлелеге күзәтелгән мохиттә низаглар булмый калмый. Соңгы арада халыкара проблемалар күбәюен исәпкә алып, кеше хокукларын яклауга да игътибар артты. Сентябрь ахырында Россия Дәүләт Думасы дин тотучыларның хокукларын яклау йөзеннән Җинаять кодексына үзгәрешләр кертүне хуплады. Яңа канун буенча дингә инанган гражданнарны мыскыл итүчене 300 мең сумга кадәр штраф көтә. Мөслимәләргә сүз катарга ярамый?! ...

Дәвам »

Республикаларны бетерүгә керешәләр

Бу идея Россиянең дәүләт структураларында инде күптәннән чәйнәлә. Иң башта аны В.Жириновский яңгырата башлады. Республикалар, бу ЛДПР җитәкчесенең чираттагы клоунадасы гына дип, әлеге фактка әллә ни зур әһәмият бирмәделәр, сыман. Ләкин берничә ел узу белән, Себердә кайбер милли округларны рус өлкәләре белән берләштереп юкка чыгардылар. Бу юнәлештә ясалган икенче адым шундыйрак иде. 2006 елдан бирле эшләп килүче “Проблемаларны анализлау һәм ...

Дәвам »