enrutat
Баш бит / Милли тормыш (страница 485)

Рубрика: Милли тормыш

Милли хисне ничек тәрбияләргә

Мин бу язмамда газета укучылар белән туган телебезнең бүгенге торышына һәм киләчәгенә караган хәл итәсе мәсьәләләрнең барыннан да бигрәк үзебезгә кагылышлылары хакында кайбер фикерләрем белән уртаклашырга телим. Авылны тернәклән­де­рүне, үстерүне бары тик анда яшәү­челәрнең тормыш шартларын яхшырта бару юлы бе­лән генә гамәлгә ашырып була. Соңгы вакытта бу өлкәдә Президентыбыз Р.Н.Миң­­­не­­ханов, хөкү­мәтебез тарафыннан яңа гаи­лә коручыларга җир ки­шәр­лекләре бүлеп бирү, авылда ...

Дәвам »

Коръәндә – телләр һәм милләтләр турында

Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйткән: «Һәм әйтте синең Раббың фәрештәләргә: «Мин, әлбәттә, җир өстендә хәлифә итеп Адәмне кылмакчымын. Фәрештәләр әйттеләр: «Ий, Раббыбыз! Бозыклык кылучы, сугышып кан түгүче затны җир өстенә хәлифә кыласыңмы? Без исә Сине мактап тәсбихләр әйтәбез, һәм Сине һәр кимчелектән пакьсең дип игътикад итәбез». Аллаһ фәрештәләргә: «Дөреслектә, Мин сез белмәгәнне беләмен», – диде». («Әл-Бәкара» сүрәсенең 30 нчы аяте). «Әл-Бәкара» ...

Дәвам »

Авылларда мал чалучылар хезмәте оеша башлады

Авылда мал чалу тиз генә башкарыла торган эш түгел. Хуҗа кеше иң элек барлык кирәкле коралларны – бавын, пычагын һ.б. хәстәрләп куйса, хуҗабикә исә үз чиратында ашау-эчү мәсьәләсен кайгырта. Мал чалган көн авылда бәйрәм санала, шуңа күрә табын да бәйрәмчә булырга тиеш. Шулай итеп, ярты эш инде эшләнгән дисәң дә була, тик хәзер сугымчыны гына табарга кирәк. Менә монысы бүгенге ...

Дәвам »

Казанда татар мәктәбеннән урысныкына күчүчеләр арта

Казанның 2нче татар гимназиясендә белем алган Азат Кудашев 7 сыйныфка җиткәч, якындагы 122нче инглиз гимназиясенә күчкән. Азат бу адымын беренче чиратта инглиз телен тирәнтен өйрәнергә теләү белән аңлата-аңлатуын, әмма сәбәп монда гына түгел икән. “Тиздән Бердәм дәүләт имтиханын бирәсе бар, ә ул урысча. Икенче гимназиядә алгебра, геометриядәге терминнарны, теоремаларны без татарча өйрәнә идек, ә имтиханда мин аны ничек языйм?”, ди ...

Дәвам »

Яңа закон милли мәгарифкә куркынычмы? — Марат Лотфуллин фикере

Күптән түгел кабул ителгән “РФдә Мәгариф турында”гы Законда милли мәгарифкә ни дәрәҗәдә урын бирелгән? Әлеге сорау белән Тарих институтының милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Марат Вазыйх улы Лотфуллинга мөрәҗәгать иттек. – Әлеге законда үзгәреш­ләр күп. Иң беренче чиратта, ул “Мәгариф турында”гы (1992) һәм “Югары һәм вуздан соң һөнәри белем турында”гы (1996) Закон­нарны берләштерә, 309 нчы Закон ...

Дәвам »

Мәчеттә яланаяк һәм башка түбәтәй кими намаз уку мәкруһ гамәл булып исәпләнәме?

Бу дөньяда барысына да, Хисап көнендә иманлыларга гына рәхим-шәфкатьле Аллаһ исеме белән.Бар мактаулар, чынлап та, Аллаһка гына. Без мактыйбыз Аны, Аннан ярдәм һәм ярлыкавын сорыйбыз, күңелләребез һәм гамәлләребезнең явызлыкларыннан Аңа гына сыенабыз. Аллаһ юлыннан барган кешене беркем дә юлдан яздыра алмас, Аллаһ юлыннан бармаганының рухи остазы юктыр. Аллаһтан башка иләһ юклыгына, Аның иптәше юклыгына шәһадәт итәбез. Шул ук вакытта Мөхәммәднең ...

Дәвам »

Мәңге сүнмәс өмет

Һәрбер кеше бәхеткә омтыла. Адәм балалары бер-берсеннән яше һәм җенесе, милләте һәм акылы, зәвыгы һәм мәсләге, нияте һәм дөньяга карашы белән аерылырга мөмкин, ләкин бер максат барлык кешеләр өчен уртак булып тора. Ул да булса – бәхет эзләү: законнарга итагать кылучы һәм җинаятьче, Аллаһка ышанучы һәм кяфер – боларның һәммәсе дә бәхетле булырга тели. Ләкин нәрсә соң ул бәхет? Бу ...

Дәвам »

Казан университеты китапханәсендә татар китаплары юкка чыккан

Казан федераль университеты татар галимнәре арасында китапханәдән биш Камаз машинасы китап түккәннәр, аның күпчелеге татар басмалары булган икән дигән сүз таралган. Галимнәр университет җитәкчелегенең басма китапларга битараф булуына, уку залларын бетереп анда китапханә өчен ят башка оешмалар килүгә ризасызлык белдерә. Казан федераль университетында декабрь ае бу уку йортының китапханәсе тирәсендә туган шау-шу белән үтте. Китапларны Колхоз базары янындагы элек пединститут ...

Дәвам »

Татарстан Президенты журналистлар сорауларына җавап бирде

Татарстанда уллыкка бала алырга теләгән гаиләләр өчен махсус сайт барлыкка киләчәк. Президент Рөстәм Миңнеханов, журналистлар белән узган елга нәтиҗә чыгарганда, әнә шулай дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, ятим балалар үзебездә тәрбияләнергә тиеш. Рес­публика башлыгы каләм әһелләренең сорауларына җавап биргән­дә, күңелсез вакыйгаларны да читләтеп узмады һәм курыкмаска чакырды. Билгеле булганча, узган атнада Россия Президенты Владимир Путин, журналистларны җыеп, зур матбугат конференциясе ...

Дәвам »

Мордва татарлары ничек “тәпи юа”?

Мордва җирләрендәге Аккүл, ягъни Белозерье авылында яшәүче милләттәшләребезнең яшәешләре турында күп ишетергә, газеталардан укырга туры килсә дә, әлегә үз күзләрем белән күрергә насыйп булмаган иде. “Татар күрми ышанмый”, – дип тиккә генә әйтмәгәннәр, ахры, барып күрик әле, дип сәфәргә чыктык. Юлдашларың яхшы булса, ерак юл да бик кыска тоела – 600 чакрым сизелми дә үтеп китте. Авыл үзенең яхшы юллары, ...

Дәвам »