enrutat
Баш бит / Милли тормыш (страница 515)

Рубрика: Милли тормыш

Музей яшь талантларны очраштыра

14 март көнне Муса Җәлил музей-фатирында зур очрашу була. Бирегә М.Җәлил исемендәге республика премиясенең 2013 елгы лауреатлары җыелачак. М.Җәлил исемендәге премия 1968 елдан бирле Татарстанның сәләтле яшьләренә тапшырыла. Ул сәнгать, фән, мәгарифне үстерүгә зур өлеш керткән һәм яшьләр эшмәкәрлеге, яшьләр программаларын гамәлгә ашыру өлкәсендә югары казанышларга ирешкән өчен бирелә. Әдәбият, музыка, концерт-башкару эшчәнлеге, сынлы сәнгать, театр сәнгате өлкәсендә үзенчәлекле алымнар ...

Дәвам »

Туфан ага укучыларны битараф калдырмады

11 мартта Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиядә Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясенең жюри утырышы узды. Әлеге Конференция республиканың төрле мәгариф оешмалары укытучыларын һәм укучыларын битараф калдырмады. Хәзерге вакытта 12 нче гимназиянең электрон әрҗәсенә 777 гариза килде. Конференциядә катнашучылар 5 төрле номинациядә (шигърият, журналистика, фәнни эшләр, драматургия, укытучылар өчен Түгәрәк өстәл) ...

Дәвам »

Альбина Шаһиморатова Лючияне Лос-Анджелеста башкарачак

Танылган опера йолдызыбыз Альбина Шаһиморатова Лос-Анджелесның «LA Opera» театрында Доницеттиның «Лючия ди Ламермур»  операсында төп рольне башкарачак. 15 марттан башлап 6 спектакль күрсәтеләчәк.  Әлеге вакытта репетицияләр бара. Аларның берсендә театрның сәнгать җитәкчесе Пласидо Доминго да булган. Ул Альбина башкаруын бик ошаткан. Казан тамашачысы Альбина Шаһиморатованы 29 апрельдә Муса Җәлил исемендәге театр сәхнәсендә шулай ук «Лючия ди Ламермур» спектаклендә күрә һәм тыңлый алачак. Фоторәсемнәр «LA Opera» сайтыннан алынды.

Дәвам »

Флора Вафина Халыкара хатын-кызлар конгрессында чыгыш ясаячак

Танылган автор-башкаручы Флора Вафина Халыкара хатын-кызлар конгрессында чыгыш ясарга чакырылган. Әлеге чара бүген Мәскәүдә журналистларның үзәк йортында узачак. Флора үзе язган «Россия хатын-кызлары» җырын башкарачак. Белешмә өчен: «XXI гасыр хатын-кызының имиджы:  карьера, гаилә һәм балалар» Халыкара хатын-кызлар конгрессы Мәскәүдә 12 мартта уза. Оештыручылар:  «Халыкара хатын-кызлар конгрессы» Гражданнар җәмгыятен үстерү фонды һәм «Имиджелогии академиясе».

Дәвам »

Ульяновск губернаторы «Чишмә» тапшыруы коллективын котлады

Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов «Чишмә» җирле телетапшыру коллективына «Татар рухы һәм каләм» бәйгесендә җиңүләре белән котлап, тәбрикләү телеграммасы юллаган. «Үзегезнең көндәлек хезмәтегез белән сез татар халкының үзаңын үстерәсез, татар мәдәниятен саклау һәм баетуга зур көч куясыз, иҗади уңышлар, илһам телим. Туган ягыбыз турында кызыклы сюжетларыгызна көтеп калабыз», — диелә телеграммада.

Дәвам »

Мәрҗәнине олыладылар

Комыргуҗа урта мәктәбендә бишенче тапкыр Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли республика конференциясе узды. Кунакларны район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов һәм Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова каршы алды. Үзем җыйган мәгълүматны гына бирә алам, чөнки игътибар үзәгендә телевидение һәм республикакүләм газеталар журналистлары булды. Конференциягә 9 районнан килгәннәр иде. Татарстан Республикасының ике Дәүләт Советы депутаты – ...

Дәвам »

Минскта Ибраһим Канапацкийны искә алдылар

Минскиның Якуб Колас исемендәге үзәк фәнни китапханәсендә "Беларусь татарларының мәдәни мирасын өйрәнү" темасына халыкара семинар үтте. Аның кысаларында төрле илләрдән килгән галимнәр танылган тарихчы Ибраһим Канапацкийны искә алу чарасында катнаштылар.

Дәвам »