enrutat
Баш бит / Милли тормыш (страница 537)

Рубрика: Милли тормыш

«Ак калфак» оешмасының сафлары арта

Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы Татарстан районнарында үзенең бүлекчәләрен оештыра һәм аңа җитәкчеләр сайлый башлады. Мамадышта “Ак калфак”ның бүлекчәсен эшмәкәр ханым Розалия Ибраһимова, Актанышта районның 1 санлы мәктәп психологы Зөһрә Хәбибуллина, Әтнәдә Балалар сәнгать мәктәбе директоры Алия Абдуллина җитәкләячәк. “Ак калфак” оешмасының Әтнә районы бүлекчәсе октябрь аенда ветеран хатын-кызлар белән очрашуны, ноябрьдә ...

Дәвам »

Узып барышлый…

8 октябрь көнне Казанда, Филармония концертлар залында Гөлнара Сабированың “Узып барышлый” дип аталган  җыр кичәсе узды. Гөлнара Сабирова – танылган журналист. Бу өлкәдә ул унике ел эшли. 200дән артык шигырь һәм 100дән артык җыр авторы. Гөлнараның шигырьләренә язылган җырлар Салават Фәтхетдиновның да, Хәния Фәрхинең дә, Айдар Галимовның репертуарында. Күптән түгел Гөлнара Сабированың “Иң зур сөю” дигән икенче җырлар җыентыгы да ...

Дәвам »

Шамил Закиров каберенә истәлек ташы куелды

Милләтпәрвәр фидакарь затлар, дөньялыктан бакыйлыкка күчсә дә, алар милләт хәтеренә уелып кала. Соңгы елларда Казанда Марсель Сәлимҗанов, Рәшит Ваһапов, Гариф Ахунов, Гөлшат Зәйнәшева, Хәйдәр Бигичев исемен йөрткән урамнар барлыкка килде, мөхтәрәм затларга һәйкәлләр куелды. Танылган  сәнгать эшлеклесе, милләтпәрвәр Шамил Зиннур улы Закировның 2012 елның 26  февралендә вафат булуы татар зыялылары һәм киң җәмәгатьчелек өчен тирән яра булып уелды.  Агымдагы елның ...

Дәвам »

“Татар акценты — 2013” бәйгесе

Самара өлкәсе татарларының "Туган тел" һәм Самара өлкәсе татар эшмәкәрләре ассоциациясе "2013–Татар акценты" исемендәге Самара өлкәсе татарлары тормышын чагылдырган фотосүрәтләр бәйгесен үткәрәчәк.

Дәвам »

Белем бәйрәмен алып килде кыңгыраулы октябрь…

6 нчы октябрь көнне Сургутта татар якшәмбе мәктәбендә Белем бәйрәме үткәрелде. Бу бәйрәм укытучылар көненә туры килде. Бәйрәмне якшәмбе мәктәбе укучылары Фаил Шәрәфетдинов белән Фидаил Садретдинов алып бардылар. Мәктәп коллективын яңа уку елы белән котларга татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рафаиль Ульбеков, аксакалыбыз Альберт Даминов, Сургут шәһәренең Педагогия университеты профессоры Рәфис Шәймәрданов һәм “Сандугач” вокал-хореография ансамбле белән аның җитәкчесе Нурия ...

Дәвам »

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закировның котлавы

Хөрмәтле укытучылар! Катлаулы тарихлы, бай мәдәниятле татар халкының илебездә һәм  гомумән дөньяда танылуына, аның милли үсешенә зур өлешне Сез, укытучылар, кертәсез.  Глобализациягә бәйле үзгәрешләр һәм милли күтәрелеш чорында туган телебезне һәм әдәбиятыбызны укыту – гаять авыр һәм мактаулы вазыйфа. Сез,  укытучылар  һәм  татар рухиятын өйрәнүче галимнәр, методистлар,  сез тәрбияләгән укучылар, мәдәният-сәнгать, матбугат, фән  хезмәткәрләре белән бергәләшеп, Татарстанда һәм чит төбәкләрдә алып ...

Дәвам »

Игътибар: РИУда татар телен, тарихын, динен өйрәнү юнәлешендә курслар эшли!

Хөрмәтле дуслар! 2013 нче елның 1 нче октябрендә Россия Ислам Университетында татар телен, тарихын, динен өйрәнү юнәлешендә курслар башланып китте. Аны оештыручылар: Россия Ислам Университеты, Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Алтын Урда” татар патриотик фронты иҗтимагый оешмасы. Курс ахырында Сез татар телендә аңлаша алырсыз, Изге Коръәнне уку бәхетенә ирешерсез, шулай ук динебез, тарихыбыз, татар милләтенең килеп чыгышы турында күзаллау алырсыз дип ...

Дәвам »