enrutat
Баш бит / Милли тормыш (страница 93)

Рубрика: Милли тормыш

Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсе татарлары белән очрашты

8 ноябрьдә Ростов шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика делегациясе визиты кысаларында Ростов өлкәсенең татар иҗтимагый оешмалары активистлары белән очрашты. Очрашуда өлкә губернаторы Василий Голубев та катнашты. Татарстан Президенты, очрашуны ачып, Ростов өлкәсе губернаторына әлеге очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. «Безгә үзебезнең телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу бик мөһим. Ростов өлкәсе җитәкчелегенә, шәхсән губернаторга барлык милләтләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алганнары ...

Дәвам »

Тинчуринлыларга котлау

Сезнең театр чын мәгънәсендә бөек Тукай әйткәнчә, халкыбызны “яктылыкка, нурга илтә”. Бөтен дөньяга сибелеп яшәгән татар милләте Сезнең иҗат коллективын һәрдаим зарыгып көтә, алкышлап каршы ала, яңадан-яңа күрешүләр көтеп яши.

Дәвам »

Ульяновскида укытучылар съезды узды.

Ике елга бер тапкыр уздырылучы съездга делегат итеп сайланган кайсы гына укытучы белән сөйләшсәң дә, мондый чараларның мөһимлеген һәм фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу өчен ана теле укытучыларына шундый мәйдан кирәклеген ассызыклап сөйләделәр.

Дәвам »

Иң мөһиме — милли үзаңны ныгыту!

Программа - татар халкының миллилеген саклау, татар милләтен үстерү юнәлешендә уку –әсбаплары, методик ярдәмлекләр, дисклар чыгару өстендә эшләячәк, шулай ук программада социологик тикшеренүләргә дә урын каралган

Дәвам »

Чүпрәледә зур бәйрәм

Чүпрәле районда урнашкан Мунчали авылы Казан ханлыгы чорыннан билгеле булган авылларның берсе. Бүгенге көндә авылда 120 йорт исәпләнә, шунда 387 кеше исәпләнә. Шуларның 60 балалар. 12 бала авыл мәктәбендә башлангыч класста укый, 7 бала балалар бакчасына йөри, 42 укучы күрше авылга йөреп белем эсти. 26 октябрь көнне Мунчалида икенче тапкыр “Мунчали укулары” узды. Анда галимнәрнең һәм күренекле дин әһелләренең чыгышлары, ...

Дәвам »

Истанбулга сәяхәт

Истанбул Төркиянең иң зур, иң куәтле, портлы каласы, мәдәният һәм сәүдә үзәге дә. Элекеге Рим, Византия, Осман империясенең башкаласы булган, Босфор култыгында урнашкан шәһәрне кичәр өчен генә дә 150 чакрым юл узарга кирәк. Искиткеч матур кала тарих битләренә безнең эрага кадәр 659 нчы ел белән теркәлгән. Истамбул, элеккеге исеме Константинополь, 1923 нче елга кадәр Төркиянең башкаласы булган. Илдәге үзгәрешләр, милли ...

Дәвам »

«Халкым минем» Гюрсу да

Төркиядәге Әфәнде күпере авылыннан, 1954-56 елларда, утызлап гаилә яңа җирләр эзләп китәләр. 280 километр чамасы ераккарак киткәч, яңа авылга нигез салалар, аңа Каракуа дип исем кушалар. Бүген ул авылның исеме Гюрсу. Бу гөрләп торган сулы авыл дип атала. Гюрсу авылында яшәүчеләрнең төп шөгеле – йөзем үстерү. Шулай ук мал тотучылар, игенчелек белән шөгелләнүчеләр дә бар. Сыйфатлы йөзем үстерәләр. Султания дигән ...

Дәвам »