enrutat
Баш бит / Милли тормыш / Шәхесләр (страница 62)

Рубрика: Шәхесләр

Айдар Гайнуллин Мәскәүдә яңа ел концерты бирә

26 декабрьдә Мәскәүнең халыкара музыка йортының театраль залында танылган музыкант Айдар Гайнуллин Яңа ел бәйрәменә багышланган концерт бирәчәк. Сәхнәдән иң билгеле, зур популярлык казанган танго көйләре яңгыраячак. Тамашачылар хозурына Астор Пьяццолла, Анхель Вилольдо, Родольфо Фальво, Ежи Петерсбурский һәм Айдар Гайнуллин үзе иҗат иткән могҗизалы танго музыкасы тәкъдим ителәчәк. Тамаша «Яңа елның сөю тангосы» («Новогоднее танго любви») дип атала. Айдар белән бергә татар тамашачысына яхшы ...

Дәвам »

Мирсәет Яруллинның 75 еллыгына багышланган музыкаль кичә үтте

Бүген Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Мирсәет Яруллинның 75 еллыгына багышланган музыкаль кичә үтте. Искә алу кичәсендә Татарстанның мәшһүр коллективлары һәм солистлары — Ринат Халитов җитәкчелегендәге «Татарика» халык уен кораллары оркестры, Анна Гөлишәмбәрова җитәкчелегендәге «Яңа музыка» оркестры, Виталий Харисов җитәкчелегендәге «Маятник» заманча музыка ансамбле, Зилә Сөнгатуллина, Шамил Монасыйпов, Айрат Имашев, Идрис Газиев, Гөлнара ...

Дәвам »

Татар конгрессына Америка кунагы килде

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына Америкадан Казан федераль университетына стажировкага килгән яшь галим Гари Гуадагноло килде. Гари Казанга инде дүртенче мәртәбә килә икән. Аны совет чоры башы тарихы, шул вакыттагы урыс-татар мөнәсәбәтләре, совет милли сәясәте кызыксындыра. Үзе укыган Төньяк Каролина университетында аның фәнни тикшеренүләре шушы яссылыкта ята. 2010 елда Казанга беренче килүендә Гари татар теле өйрәнә башлаган, 2 ай ...

Дәвам »

Туфан Миңнуллин гаиләсе язучы истәлегенә багышланган чираттагы өй кичәсен үткәрде

3 декабрьдә Туфан Миңнуллинның хәләл җефете актриса Нәҗибә Ихсанова һәм кызының гаиләсе өйләрендә танылган язучы истәлегенә багышланган чираттагы кичә үткәрделәр. Бу юлы кичәнең темасы кичә тәмамланган театр коллективларының «Идел йорт» фестиваленә бәйләнгән иде. Билгеле булганча, быелгы XIII фестиваль Туфан Миңнуллинга багышланган иде. Кичә кунаклары да фестивальгә турыдан-туры мөнәсәбәте булган кешеләр: Татарстан мәдәният министрлыгының аппарат җитәкчесе Кадрия Идрисова, фестивальнең координаторы Камил ...

Дәвам »

Пушкино шәһәреннән килгән татарлар: Казанда сулавы да рәхәт!

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында яхшы танышларыбыз, Пушкино шәһәрендә гомер итүче татарларыбыз булып китте. Алар — Пушкино шәһәрендәге «Вазыйфа» татар милли-мәдәни автономия җитәкчесе Хәмдия Рамаева һәм тынгысыз җанлы милләттәшебез Марс Гарипов. Пушкинодан 20 кешелек төркем Казанга якын «Ливадия» шифаханәсенә 10 көнлек ялга килгәннәр. Күбесенчә татарлар, араларында элеккеге хәрби, милләте белән украиналы, Ислам кабул иткән Али хәзрәт Шевченко да бар. ...

Дәвам »