enrutat
Баш бит / Милли тормыш / Шәхесләр (страница 68)

Рубрика: Шәхесләр

Туфан Миңнуллин гаиләсе язучы истәлегенә багышланган чираттагы өй кичәсен үткәрде

3 декабрьдә Туфан Миңнуллинның хәләл җефете актриса Нәҗибә Ихсанова һәм кызының гаиләсе өйләрендә танылган язучы истәлегенә багышланган чираттагы кичә үткәрделәр. Бу юлы кичәнең темасы кичә тәмамланган театр коллективларының «Идел йорт» фестиваленә бәйләнгән иде. Билгеле булганча, быелгы XIII фестиваль Туфан Миңнуллинга багышланган иде. Кичә кунаклары да фестивальгә турыдан-туры мөнәсәбәте булган кешеләр: Татарстан мәдәният министрлыгының аппарат җитәкчесе Кадрия Идрисова, фестивальнең координаторы Камил ...

Дәвам »

Пушкино шәһәреннән килгән татарлар: Казанда сулавы да рәхәт!

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында яхшы танышларыбыз, Пушкино шәһәрендә гомер итүче татарларыбыз булып китте. Алар — Пушкино шәһәрендәге «Вазыйфа» татар милли-мәдәни автономия җитәкчесе Хәмдия Рамаева һәм тынгысыз җанлы милләттәшебез Марс Гарипов. Пушкинодан 20 кешелек төркем Казанга якын «Ливадия» шифаханәсенә 10 көнлек ялга килгәннәр. Күбесенчә татарлар, араларында элеккеге хәрби, милләте белән украиналы, Ислам кабул иткән Али хәзрәт Шевченко да бар. ...

Дәвам »

Сахалинда Рәис Рәхмәтуллин самбо турында сөйләде, яшь көрәшчеләрне өйрәтте, татарлар белән очрашты

Самбо көрәшенең Россиядә рәсми кабул ителүенә 75 ел тулу уңаеннан Сахалинда оештырылган чараларга бу спорт төре буенча 7 кат дөнья чемпионы булган Рәис Рәхмәтуллин килде. Рәис утрауга узган атнада 22-24 ноябрьдә үткән дөнья чемпионатыннан соң үк килде.

Дәвам »

Актүбәдә җәлилче Гайнан Кормашка багышланган китап чыкты

Шушы көннәрдә Казахстанның Актүбә шәһәрендәге «Шатлык» татар–башкорт этно-мәдәни оешмасы башлангычы белән Гайнан Кормашка һәм җәлилчеләргә багышланган яңа китап дөнья күрде. Киләсе 2014 нче елда Берлин шәһәренең Плетцензее төрмәсендә 11 җәлилчене җәзалап үтерүгә 70 ел тула. Аларга үлем җәзасы чыгарган Германиянең империя суды бу төркемне «Кормашев төркеме» дип атый. Чөнки алар билгеләвенчә, төп оештыручы булып нәкъ менә Гайнан Кормаш тора. Җәзалауны ...

Дәвам »

Нәҗип Җиһанов музее Арчага бара

28 ноябрьдә композитор Нәҗип Җиһановның Казандагы музее Арчаның балалар музыка мәктәбендә күчмә чара үткәрә. Әлеге очрашу — «Музыка дөньясына безнең белән» циклыннан. Балалар композитор турында видеофильм караячаклар, аларга музей хакында сөйләячәкләр. Белешмә өчен: Нәҗип Җиһанов — татар совет композиторы. «Муса Җәлил», «Алтынчәч» опералары белән аеруча танылу алган иҗади шәхес.

Дәвам »

Нияз Даутов: опера сәнгатендә кабатланмас исем

27 ноябрьдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында җырчы, режиссёр, укытучы һәм мәгърифәтче, РСФСРның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нияз Даутовның тууына 100 ел тулу уңаеннан Дж.Вердиның “Реквием”ы яңгыраячак.

Дәвам »