tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Тарих (страница 31)

Рубрика: Тарих

Бөгелмәдә Һади Атласи премиясенә лаеклыларны ачыкладылар

Бөгелмәдә эшләп килүче Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды тарафыннан ел саен олугъ шәхесне искә алып, "Хәтер кичәсе" үткәрү инде күркәм традициягә әверелде.

Дәвам »

“Үлгәнче, азан тавышын ишетеп калырга телибез”. Татарстанның иң борынгы таш мәчетен төзекләндерү өчен акча кирәк

Әтнә районы Бәрәскә авылында Татарстанның иң борынгы таш мәчете сакланып калган. Тарихи ядкарьнең тамырлары бик тирәнгә барып тоташа. Казан ханлыгы чорыннан соң татар җирендә төзелгән мәчеткә сәүдәгәр Ибраһим Йосыф нигез сала. Шунысы игътибарга лаек: Казандагы “Мәрҗәни” исемен йөртүче мәчет 1770 елда төзелеп бетә, ә Түбән Бәрәскә авылы Беренче җәмигъ мәчете халыкка 1769 елда ук хезмәт итә башлаган. Тарихи яктан бу мәчет зур әһәмияткә ия булса да, кызганыч, ул озак вакыт ташландык хәлдә көн күргән. Аны торгызу эшләре күптән түгел генә башланып китә.

Дәвам »

Үзбәкстан галимнәре: Ш. Мәрҗани-татар тарихының атасы

Бохарада узган түгәрәк өстәл янындагы сөйләшүләр вакытында галимнәр татар мәгърифәтчесен зурлап, аңа үз бәясен бирде.

Дәвам »