enrutat
Баш бит / Милли тормыш / Җәмгыять (страница 111)

Рубрика: Җәмгыять

Удмуртиядәге иң шәп егетне Можгада сайлап алачаклар

Габдулла Тукай туган көненә багышлап Удмуртиядә республикакүләм «Татар егете» бәйгесе үткәрәчәкләр. Бәйгене Можга татарлары милли-мәдәния автономиясе һәм «Иман» татар яшьләре оешмасының җирле бүлеге оештыра. 18-35 яшьтәге ир-егетләр саф татар телендә үзләре белән таныштырырга һәм татар егете нинди булуы турында сөйләргә тиешләр. Конкурс ике этапта үтәчәк. Анкета тутыру һәм кастинг 2 апрельдә узачак. Икенче этапта егетләрне иҗади ярышлар көтә.

Дәвам »

Хельсинкида Күчмә утырыш башланды

Егерме беренче март көнне Финляндиянең башкаласы Хельсинки каласында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бюросының Күчмә утырышы башланды. Аның эшендә тугыз Бюро әгъзасы һәм Финляндиядәге Исламия җәмгыяте активистлары катнаша. Шулай җәмгыятенең җитәкчесе Атик Али ачып җибәрде. Ул бүгенге утырышта катнашучы милләттәшләребез белән таныштырып узды. Аннан соң Бюроны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров дәвам итте. Ул бүгенге көндә татар ...

Дәвам »

Казанда «Татар кызы» бәйгесе быел саф татарча узды

Казан шәһәр идарәсе милләткә йөз белән каравын "Татар кызы-2014" бәйгесендә күрсәтергә тырышты. 17 мартта Камал театры бинасында конкурсның финал өлеше саф татарча үтте. Оештыручылар татар мәдәниятен таныту, яшьләрдә үзаңны үстерүне максат итеп куйган.

Дәвам »

Ульяновск губернаторы «Чишмә» тапшыруы коллективын котлады

Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов «Чишмә» җирле телетапшыру коллективына «Татар рухы һәм каләм» бәйгесендә җиңүләре белән котлап, тәбрикләү телеграммасы юллаган. «Үзегезнең көндәлек хезмәтегез белән сез татар халкының үзаңын үстерәсез, татар мәдәниятен саклау һәм баетуга зур көч куясыз, иҗади уңышлар, илһам телим. Туган ягыбыз турында кызыклы сюжетларыгызна көтеп калабыз», — диелә телеграммада.

Дәвам »