enrutat
Баш бит / Слайдер (страница 572)

Рубрика: Слайдер

Удмуртия Республикасының татар теле укытучылары күп телләрдә белем бирү модельләрен өйрәнде

Шушы көннәрдә Удмуртия Республикасының татар теле укытучылары “Регионнарда гомуми белем бирү учреждениеләрендә күп телләрдә белем бирү модельләрен тормышка ашыру” дигән семинарга җыелдылар. Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү институтыннан килгән мөгаллимә Мингаян Гаяз кызы Мозаффарова татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа стандартларны куллану серләрен ачты. Өч көнгә планлаштырылган семинарның бер көне Ижау шәһәренең 6нчы гимназиясендә узды. Татар, рус, инглиз теле укытучылары 5нче ...

Дәвам »

Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре “Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү” форумында катнаштылар

Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында “Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү” II халыкара фәнни-гамәли форумы эшләде. 16-19 октябрьдә узган бу фәнни чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хезмәткәрләре дә катнашты. Форумның тантаналы ачылышнда ясаган чыгышында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров чит төбәкләрдә татар мәктәпләре, сыйныфлары ябыла баруга борчылуын белдерде. Туган телдә укыту ...

Дәвам »

Казан университетының Филология һәм сәнгать институтындагы «Әллүки» иҗат түгәрәге «Шигъри сабантуй» үткәрә

Казан Федераль университеты Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге каршында эшләп килгән «Әллүки» иҗат түгәрәге 2013 елның 15 декабрендә «Шигъри сабантуй» ярышы үткәрә. «Шигъри сабантуй» ул — яшь шагыйрьләр бәйгесе. Йөрәгендә иҗат ялкыны яшәгән һәр яшь иҗатчы әлеге конкурста катнашып, үзен сынап карый ала. Конкурста ВУЗ студентлары гына түгел, югары сыйныф мәктәп укучылары да (10-11 сыйныфлар) катнаша. «Шигъри ...

Дәвам »

Самарадагы «Туган тел» оешмасы РФ нең Телләр турындагы законына үзгәртүләргә каршы

Самарадагы «Туган тел» өлкә татар оешмасы активистлары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка мөрәҗәгать хаты юллаганнар. Оешма президенты Ильяс Шакуров имзалаган әлеге хатта РФ нең Телләр турындагы законына үзгәртүләр кертү турындагы законпроектына катгый каршы булганнарын белдерәләр. Бу законпроект Самара татарлары фикеренчә урыс булмаган халыкларның фаҗигасен катгыйландырачак һ0м мәгариф чиновникларына туган телләрне укытуны юкка чыгару өчен юл ачачак, димәк, ...

Дәвам »

Удмуртиягә — Татарстан күчтәнәче

Быел май ае безнең өчен зур яңалыктан башланды. Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы регионнарда телебезне, сәнгатебезне, мәдәниятебезне үстерүгә зур өлеш кертүче милли-мәдәни автономияләргә ярдәм йөзеннән грант бирү өчен милли проектларга бәйге игълан иткән иде. 3 номинациядә уздырылган әлеге бәйгедә Республикабзының милли-мәдәни автономиясе дә катнашып, 7 проект тәкъдим итте. Шуларның икесе — “Яңарыш” газетасы әзерләгән “Хәерле иртә” тапшыруы һәм Удмуртия Республикасының социаль ...

Дәвам »

Истанбулга сәяхәт

Истанбул Төркиянең иң зур, иң куәтле, портлы каласы, мәдәният һәм сәүдә үзәге дә. Элекеге Рим, Византия, Осман империясенең башкаласы булган, Босфор култыгында урнашкан шәһәрне кичәр өчен генә дә 150 чакрым юл узарга кирәк. Искиткеч матур кала тарих битләренә безнең эрага кадәр 659 нчы ел белән теркәлгән. Истамбул, элеккеге исеме Константинополь, 1923 нче елга кадәр Төркиянең башкаласы булган. Илдәге үзгәрешләр, милли ...

Дәвам »

«Халкым минем» Гюрсу да

Төркиядәге Әфәнде күпере авылыннан, 1954-56 елларда, утызлап гаилә яңа җирләр эзләп китәләр. 280 километр чамасы ераккарак киткәч, яңа авылга нигез салалар, аңа Каракуа дип исем кушалар. Бүген ул авылның исеме Гюрсу. Бу гөрләп торган сулы авыл дип атала. Гюрсу авылында яшәүчеләрнең төп шөгеле – йөзем үстерү. Шулай ук мал тотучылар, игенчелек белән шөгелләнүчеләр дә бар. Сыйфатлы йөзем үстерәләр. Султания дигән ...

Дәвам »

Әфәнде күпере авылы

Бөтендөнья татар конгрессының иҗат төркеменең  Төркиядәге сәфәре Әфәнде күпере авылында  дәвам итте. Аңа  1908 елда нигез салына.  Авыл башлыгы Якуп Дургун сүзләренчә, авылга нигез салучылар Татарстанның Лениногорск  районының Сары Биккол авылыннан күченеп килгәннәр. Авылда бүген егерме биш йорт, алтмышка якын кеше яши. Барысы да татарлар. Ике гаилә бар, ирләре төрек. Измирдан бер гаилә кайтып урнашкан. Мәктәп 1993-1994елларда ябылган. Укыту төрек ...

Дәвам »

“Татмедиа” ААҖ дә яңа җитәкче

“Татмедиа” ААҖ нең яңа генераль директоры итеп Фәрит Илдус улы Шаһиәхмәтов билгеләнде.   Белешмә өчен: Фәрит Илдус улы Шаһиәхмәтов 1964 елның 9 августында Казакъстанның Караганда шәһәрендә туган. 1991 елда инженер-механик белгечлеге буенча Мәскәү полиграфия институтын тәмамлаган. 1981-1985 елларда Советлар Армиясе сафларында хезмәт куйган; 1986-1994 елларда Татарстан газет-журнал нәшриятында төрле вазыйфаларда эшләгән; 1994-1999 елларда – Полиграфия-нәшрият комбинаты ДУП баш инженеры; 1999-2001 ...

Дәвам »

Алманиядәге студентлар татар милли ризык кичәсен оештыра

2013 елның 23 ноябренда Гиссен университеты кафесында татар милли ризык кичәсе үтәчәк. Аны Алманиядә укучы татар студентлары оештыра. Игъланнарында алар ярдәм итәргә теләге булганнарны, пешерә белгән яки өйрәнергә тeләучеләрне көтеп калуларын белдерәләр. Бергә-бергә күңелле итеп чәкчәк, өчпочмак, кыстыбый Һәм башка татар милли ризыкларын әзерләргә ниятләп торалар.  

Дәвам »