enrutat
Баш бит / Слайдер (страница 683)

Рубрика: Слайдер

Коръән укучылар бәйгесе уңышлы узды.

Ульяновск шәһәрендә Корән укучылар бәйгесе узды. Шәһәр кысаларында беренче тапкыр уздырылучы бу ярышта Ульяновскидагы 12 мәчеттән 26 кеше катнашты. Идел аръягы районында әле төзелеп бетмәгән мәчет тә мондый җитди бәйгедә катнашучыларны беренче кат каршы алды. Изге китапны яттан белүчеләрнең яше 7 дән алып 40 ка кадәрле. Алар өч номинациядә көч сынашты. Сирәк була торган мондый бәйгене күзәтергә милләттәшләребез авыл районнарыннан ...

Дәвам »

ЯҢА БИДӘНГЕ МӘКТӘБЕ ЯБЫЛМЫЙ КАЛДЫ

Ульяновск өлкәсендәге Яңа Бидәнге авылында халык мәктәпне ябылудан саклап кала алды. Мәгариф чиновникларыннан авылның 46 бала укый торган татар мәктәбен рус авылындагы мәктәп белән берләштерү турындагы сүз чыгуга, укытучылар авыл халкы белән бергәләп йөзләгән имза җыеп төрле дәрәҗәдәге түрәләргә хат юллады. Алар арасында генераль прокуратурага һәм бала хокукларын яклау буенча вәкиллекккә юлланганнары да бар иде. Ульяновск өлкәсе Яңа Бидәнге авылы ...

Дәвам »

Казан укучыларыбызны җылы каршы алган

Язгы каникул көннәрендә Тубыл шәһәренең ундүртенче һәм һәм унбишенче мәктәп укучылары, укытучылар Сәлимә Алыкова, Марсельеза Хасанова җитәкчелегендә Казанга экскурсияга барып кайттылар. Тубылның унбишенче мәктәбендә утыз елга якын физика –математика фәннәрен укыткан Сәлимә Сәетмөхәммәтовна беренче мәртәбә Казанда үзе яшүсмер вакытында булган. 35 елга якын вакыт узса да, һәйкәлләрнең, борыңгы биналарның саклануына горурланып, ул сәяхәттән кайткач, Мәркәзебез Казанның заманача да уңай якка ...

Дәвам »

«Халкым минем»нең яңа саны дөнья күрде

“Халкым минем” газетасының чираттагы,  март саны дөнья күрде. Газета эчтәлек, бизәлеш ягыннан да югары дәрәҗәдә. Бу санда татар дөньясы, язмыш,тарих, фикер , ерактагы якыннар рубрикалырына укучы өчен кызыклы бай материал тупланган. Бөтенроссия “Татар рухы һәм каләм”, “Авылым минем” бәйгеләре җиңүчеләре исемлеге, тантанадан фоторепортажлар бирелгән. Балалар өчен чыгып килүче “Күчтәнәч” рубрикасы “Өч кыз” әкиятен тәкъдим итә, шулай ук мәгълүмат өчен урман ...

Дәвам »

Пенза өлкәсендәге Кикин авылында “Сәләтле балалар форумы-2014” узды

29 мартта Кикин авылында «Форум Одаренных детей-2014» исемле чара 12 мәртәбә үтте. Аны оештыручылар чараны Пенза шәһәренең 350-еллыгына һәм Каменка районының 75 еллыгына багышлаганнар. Форумны оештыручылар: ОО «Марафон» спорт җәмгыяте-(җитәкчесе Ф.И. Акжигитов), Пенза өлкәсенең мәгърифәт министрлыгы, «Единая Россия»-Бөтенроссия сәясәт партиясе, Каменка районы хакимияте, Кикин авылы урта мәктәбе, Кикин авыл советы хакимияте һәм “Молодая гвардия” исемле сәясәт хәрәкәте. Форумда Пенза өлкәсеннән ...

Дәвам »

Әлифбаны зурладылар

Март аеның соңгы шимбәсендә, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә зур тантана, «Әлифба» бәйрәме булды. Бу матур бәйрәмне уздыруның иң югары ноктасы, дәреслек авторларына истәлек тактасы ачу булды. Тантанага С.Вәгыйзовның һәм Р. Вәлитованың туганнары, якыннары, дуслары килгән иде. Шулай ук республикабызның күренекле язучылары, шагыйрьләре, җәмәгать эшлеклеләре җылы рәхмәт сүзләре белән ямь өстенә ямь өстәделәр. Истәлек тактасын ачып җибәрү тантанасын көллият ...

Дәвам »