enrutat
Баш бит / Татар авыллары (страница 24)

Рубрика: Татар авыллары

Чүпрәледә зур бәйрәм

Чүпрәле районда урнашкан Мунчали авылы Казан ханлыгы чорыннан билгеле булган авылларның берсе. Бүгенге көндә авылда 120 йорт исәпләнә, шунда 387 кеше исәпләнә. Шуларның 60 балалар. 12 бала авыл мәктәбендә башлангыч класста укый, 7 бала балалар бакчасына йөри, 42 укучы күрше авылга йөреп белем эсти. 26 октябрь көнне Мунчалида икенче тапкыр “Мунчали укулары” узды. Анда галимнәрнең һәм күренекле дин әһелләренең чыгышлары, ...

Дәвам »

Өч гасыр тарихлы татар авылы

Свердловск өлкәсенең Түбән Серга районы Уфа–Шигере авылы 1647 нче елда барлыкка килгән дип санала. Авыл Уфа елгасы буена Екатеринбургтан 140 чакрымда урнашкан. Бүгенге көндә авылда заманча җиһазландырылган яңа урта мәктәп эшләп килә, анда 80 бала татар телендә белем ала. Ә инде авылда барлыгы 400 дән артыграк кеше гомер итә. Иң мөһиме авыл халкы үзенең дингә нык тартылуы белән аерылып тора, бүгенге ...

Дәвам »

Чуашстанның Урмай авылында «Милли мирас» конференциясе узды

25 октябрь көнне Чувашиянең Урмай авылында беренче тапкыр «Милли мирас» төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Аны оештыручылар Чуашстанның мәдәният, милләт һәм архив эшләре министрлыгы, Чуашстан татарлары милли мәдәни автономиясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты. Әлеге конференция коръән сурәсе укып һәм татар халкының милли гимнына әйләнгән «Туган тел» җыры белән башланып китте. Эшлекле сөйләшүгә җыелган халыкны Комсомол районы башлыгы Михаил Афанасьев сәламләде. ...

Дәвам »

Әрәкәй авылында милли мәгариф үсешендә инновацион юнәлешләр хакында фикер алыштылар

23–24 октябрьдә Свердловск өлкәсенең Түбән Сырга муниципаль районының Әрәкәй авылында «Милли мәгариф үсешендә инновацион юнәлешләр» исемендәге III төбәкара конференция булып узды. Чара авылда урнашкан милли мәдәни комплекста үткәрелде, бу бина районда урнашкан 6 татар авылы халкы өчен чын мәгънәсендә мәдәни генә түгел, ә мәгрифәти дә бер учак вазыйфасын башкара. Ул 2012 елда ачылган. Ике катлы бинада спортзал, 300 урынлык тамаша ...

Дәвам »

«Халкым минем» Гюрсу да

Төркиядәге Әфәнде күпере авылыннан, 1954-56 елларда, утызлап гаилә яңа җирләр эзләп китәләр. 280 километр чамасы ераккарак киткәч, яңа авылга нигез салалар, аңа Каракуа дип исем кушалар. Бүген ул авылның исеме Гюрсу. Бу гөрләп торган сулы авыл дип атала. Гюрсу авылында яшәүчеләрнең төп шөгеле – йөзем үстерү. Шулай ук мал тотучылар, игенчелек белән шөгелләнүчеләр дә бар. Сыйфатлы йөзем үстерәләр. Султания дигән ...

Дәвам »

Әфәнде күпере авылы

Бөтендөнья татар конгрессының иҗат төркеменең  Төркиядәге сәфәре Әфәнде күпере авылында  дәвам итте. Аңа  1908 елда нигез салына.  Авыл башлыгы Якуп Дургун сүзләренчә, авылга нигез салучылар Татарстанның Лениногорск  районының Сары Биккол авылыннан күченеп килгәннәр. Авылда бүген егерме биш йорт, алтмышка якын кеше яши. Барысы да татарлар. Ике гаилә бар, ирләре төрек. Измирдан бер гаилә кайтып урнашкан. Мәктәп 1993-1994елларда ябылган. Укыту төрек ...

Дәвам »

Халык театрлары ярыша

6–15нче ноябрь көннәрендә В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге XIII төбәкара “Идел –йорт” халык театрларының йомгаклау фестивален уздырачак.

Дәвам »

«Халкым минем» тапшыруының иҗат төркеме Төркиядәге татар авылларында булды

Бөтендөнья татар конгрессының Төркиягә «Халкым минем» тапшыруын төшерергә килгән иҗат төркеме икенче көнне Конья провинциясендә урнашкан себер татарлары авылы Бөгрүдилек авылына юл тотты. Бу авылга егерменче гасыр башында нигез салынган. Омск өлкәсенең Үләнкүл, Кошкүл, Яланкүл һәм башка авылларыннан ислам динен саклап калу, балаларын ислам рухында үстерү, тәрбияләү максатыннан килгән милләттәшләребез шушы җирләргә төпләнеп калганнар. Нигез корганнар, мәчет салганнар, гаилә төзегәннәр, ...

Дәвам »