enrutat
Баш бит / Татар авыллары (страница 31)

Рубрика: Татар авыллары

«Халкым минем» Гюрсу да

Төркиядәге Әфәнде күпере авылыннан, 1954-56 елларда, утызлап гаилә яңа җирләр эзләп китәләр. 280 километр чамасы ераккарак киткәч, яңа авылга нигез салалар, аңа Каракуа дип исем кушалар. Бүген ул авылның исеме Гюрсу. Бу гөрләп торган сулы авыл дип атала. Гюрсу авылында яшәүчеләрнең төп шөгеле – йөзем үстерү. Шулай ук мал тотучылар, игенчелек белән шөгелләнүчеләр дә бар. Сыйфатлы йөзем үстерәләр. Султания дигән ...

Дәвам »

Әфәнде күпере авылы

Бөтендөнья татар конгрессының иҗат төркеменең  Төркиядәге сәфәре Әфәнде күпере авылында  дәвам итте. Аңа  1908 елда нигез салына.  Авыл башлыгы Якуп Дургун сүзләренчә, авылга нигез салучылар Татарстанның Лениногорск  районының Сары Биккол авылыннан күченеп килгәннәр. Авылда бүген егерме биш йорт, алтмышка якын кеше яши. Барысы да татарлар. Ике гаилә бар, ирләре төрек. Измирдан бер гаилә кайтып урнашкан. Мәктәп 1993-1994елларда ябылган. Укыту төрек ...

Дәвам »

Халык театрлары ярыша

6–15нче ноябрь көннәрендә В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге XIII төбәкара “Идел –йорт” халык театрларының йомгаклау фестивален уздырачак.

Дәвам »

«Халкым минем» тапшыруының иҗат төркеме Төркиядәге татар авылларында булды

Бөтендөнья татар конгрессының Төркиягә «Халкым минем» тапшыруын төшерергә килгән иҗат төркеме икенче көнне Конья провинциясендә урнашкан себер татарлары авылы Бөгрүдилек авылына юл тотты. Бу авылга егерменче гасыр башында нигез салынган. Омск өлкәсенең Үләнкүл, Кошкүл, Яланкүл һәм башка авылларыннан ислам динен саклап калу, балаларын ислам рухында үстерү, тәрбияләү максатыннан килгән милләттәшләребез шушы җирләргә төпләнеп калганнар. Нигез корганнар, мәчет салганнар, гаилә төзегәннәр, ...

Дәвам »

Корбан бәйрәме уңаеннан котлау

Хөрмәтле милләттәшләр, газиз дин кардәшләр! Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән Сезне изге Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм! Гасырлар буена сакланып килгән гореф–гадәтләребез, милли үзаң һәм мәдәни мирасыбыз Ислам дине белән тыгыз бәйләнештә яши. Корбан бәйрәме халкыбызның көтеп ала торган иң олы бәйрәмнәренең берсе буларак, ул шәфкатьлелек һәм сабырлыкны, якыннарың, дин кардәшләрең турында кайгыртуны гәүдәләндерә, мөселманнарны берләштерә. Бу юмартлык, шәфкатьлелек, ...

Дәвам »

«Сөмбелә» бәйрәме

Татар халкы милли үзенчәлекле бәйрәмнәргә һәм гореф — гадәтләргә бик бай. Җеп очлары гасырларга барып тоташуга карамастан советлар заманында онытылган милли бәйрәмнәребез татарлар яшәгән кайбер төбәкләрдә әкренләп яңадан торгызыла бара. Шундыйларның берсе – “Сөмбелә” бәйрәме. Әлеге бәйрәм 2012 елдан Пенза өлкәсе Кузнецк районының Татар Канадае авылында уздырыла башлады. Быел исә ул сентябрь ахырында Кузнецк районы татар автономиясе тарафыннан уздырылды. Бәйрәм ...

Дәвам »

Мәхәлләдән татар иленә

Чуашстанда 4-5 октябрьдә III Төбәкара авыл хуҗалыгы экономик «Шыгырдан диалогы» форумы һәм «Мәхәллә тарихыннан — ил тарихына» дип аталган X төбәкара фәнни-гамәли конференция узачак. Бу турыда Чуашстанның Диния нәзарәте матбугат үзәге хәбәр итә. Чараларда белгечләр, тарихчылар, дин әһелләре катнаша. Бу көннәрдә Чуашстан Татар дөньясы үзәге булып ала. «Шыгырдан диалогы» форумының практик әһәмиятенә килгәндә, беренчедән, “Шыгырдан диалогы” җыены татар дөньясына бик ...

Дәвам »

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк

Безнең Гали авылы тарихы бик бай. Революциягә кадәр биредә һәр мәхәллә каршында мәдрәсәләр эшләгән. Анда мулла-мөәзиннәр ир балаларны, ә аларның хатыннары кыз балаларны укыткан. Ә мәдрәсәләр ябылганнан соң, дини белем бирү мәчетләрдә дәвам иткән. Шуңа күрә безнең авыл халкы гомер-гомергә рухи яктан бик бай булган.

Дәвам »

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закировның котлавы

Хөрмәтле укытучылар! Катлаулы тарихлы, бай мәдәниятле татар халкының илебездә һәм  гомумән дөньяда танылуына, аның милли үсешенә зур өлешне Сез, укытучылар, кертәсез.  Глобализациягә бәйле үзгәрешләр һәм милли күтәрелеш чорында туган телебезне һәм әдәбиятыбызны укыту – гаять авыр һәм мактаулы вазыйфа. Сез,  укытучылар  һәм  татар рухиятын өйрәнүче галимнәр, методистлар,  сез тәрбияләгән укучылар, мәдәният-сәнгать, матбугат, фән  хезмәткәрләре белән бергәләшеп, Татарстанда һәм чит төбәкләрдә алып ...

Дәвам »