enrutat
Баш бит / Татар авыллары (страница 32)

Рубрика: Татар авыллары

Мәхәлләдән татар иленә

Чуашстанда 4-5 октябрьдә III Төбәкара авыл хуҗалыгы экономик «Шыгырдан диалогы» форумы һәм «Мәхәллә тарихыннан — ил тарихына» дип аталган X төбәкара фәнни-гамәли конференция узачак. Бу турыда Чуашстанның Диния нәзарәте матбугат үзәге хәбәр итә. Чараларда белгечләр, тарихчылар, дин әһелләре катнаша. Бу көннәрдә Чуашстан Татар дөньясы үзәге булып ала. «Шыгырдан диалогы» форумының практик әһәмиятенә килгәндә, беренчедән, “Шыгырдан диалогы” җыены татар дөньясына бик ...

Дәвам »

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк

Безнең Гали авылы тарихы бик бай. Революциягә кадәр биредә һәр мәхәллә каршында мәдрәсәләр эшләгән. Анда мулла-мөәзиннәр ир балаларны, ә аларның хатыннары кыз балаларны укыткан. Ә мәдрәсәләр ябылганнан соң, дини белем бирү мәчетләрдә дәвам иткән. Шуңа күрә безнең авыл халкы гомер-гомергә рухи яктан бик бай булган.

Дәвам »

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закировның котлавы

Хөрмәтле укытучылар! Катлаулы тарихлы, бай мәдәниятле татар халкының илебездә һәм  гомумән дөньяда танылуына, аның милли үсешенә зур өлешне Сез, укытучылар, кертәсез.  Глобализациягә бәйле үзгәрешләр һәм милли күтәрелеш чорында туган телебезне һәм әдәбиятыбызны укыту – гаять авыр һәм мактаулы вазыйфа. Сез,  укытучылар  һәм  татар рухиятын өйрәнүче галимнәр, методистлар,  сез тәрбияләгән укучылар, мәдәният-сәнгать, матбугат, фән  хезмәткәрләре белән бергәләшеп, Татарстанда һәм чит төбәкләрдә алып ...

Дәвам »

Әстерхан татарларының милли ашлары

Татар халкы, төрле тарихи сәбәпләр аркасында, шактый ерак араларга сибелеп утырган, халыкның формалашу тарихы катлаулы. Шул катлаулылык телдә һәм гореф – гадәтләрдә, йолаларда чагылыш таба. Халыкның теле, аның җирле үзенчәлекләре сакланган төбәкләрдә гореф – гадәтләрнең, милли азыклар пешерүнең дә борынгы үрнәкләре сакланган. Авыл – шәһәрнең анасы, диләр.Әйе, авылларда сакланып калган йолалар, җирле сөйләшләр, милли азыклар — тормыш чынбарлыгы. Әстерхан татарларының ...

Дәвам »

II Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының РЕЗОЛЮЦИЯСЕ

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты эшчәнлегендә татар авылларын саклау һәм үстерү эше өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. БТК БК башлангычы белән төзелгән “Бөтенрусия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы илнең төрле төбәкләрендә авыл-хуҗалыгы бизнесында алдынгы юнәлешләр тәкъдим итүче эшмәкәрләр белән актив эш алып бара.

Дәвам »

«Авылым минем» бәйгесе

Бәйгенең оештыручылары: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенрусия татар авыллары иҗтимагый оешмасы һәм "Халкым минем" газетасы бергәләп "Авылым минем" исемле конкурс игълан итәләр.

Дәвам »

Яңа ел котлавы

Мөхтәрәм милләттәшләр! Сезне барчагызны да якынлашып килүче яңа 2013 ел бәйрәме белән чын күңелемнән котлыйм! Бәйрәмегез мөбарәк, шатлыклы, куанычлы, күңелле, өстәлләрегез ризык тулы түгәрәк булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелләрегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын да бизәсен. Өй бусагаларыннан караңгылык, салкынлык, бәла-каза, кайгы-хәсрәт кермәсен. Яңа ел бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, шатлыклы хәбәрләр, бәхетле көннәр, саулык-сәламәтлек алып килсен. Гаилә учагыгыз гел балкып торсын, ...

Дәвам »

“Авыл кызы” Бөтенроссия милли бәйгесенең чираттагы сайлап алу туры Чувашиянең Комсомол районы Урмай авылында узды

Бәйгене оештыручылар: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы һәм “Сөембикә” журналы. Хәбәр ителгәнчә, аның алдагысы Самара өлкәсенең Гали авылында булган иде. Урмай авылында узган бәйгедә Чувашия Республикасының өч районыннан — Батыр, Комсомол һәм Ибрәс районнарыннан татар кызлары катнашты. Жюри “Хуҗабикә”, “Балам-багалмам”, “Туган якны яратучы”, “Үз эшенең остасы”, “Булганнан бар да була” кебек төрдә җиңүчеләрне билгеләделәр. Кызларның барысы ...

Дәвам »

“Авыл кызы” Бөтенроссия милли бәйгесенең сайлап алу туры Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылында узды

Аны оештыручылар:Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы һәм “Сөембикә”. Бәйгедә өлкәнең өч районындагы татар авылларннан 20 яшьтән алып 30 яшькәчә булган кызлар көч сынашты. Араларында студентлар, эшмәкәрләр, социаль эшчеләр, мәдәният хезмәткәрләре дә бар иде. Катнашучылар биш номинациядә көч сынашты. Алар арасында “Хуҗабикә”, “Балам-багалмам”, “Туган якны яратучы”, “Үз эшенең остасы”, “Булганнан бар да була” кебек төрдә җиңүчеләрне билгеләделәр. ...

Дәвам »