enrutat
Баш бит / Яңалыклар (страница 361)

Рубрика: Яңалыклар

Беларусь мөфтие Ураза бәйрәме уңаеннан тәбрикләү хаты юллады

Изге Рамазан айлары тәмамлану уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исеменә котлау хатлары һәм телеграммалар килә. Хатлар арасында — Беларусь Республикасының мөселман дини берләшмәсе мөфтие Абу-Бәкер Шабановичның да тәбрикләү хаты бар. » Беларусь Республикасының мөселман дини берләшмәсе мөфтияте чын күңелдән Сезне изге Рамазан ае тәмамлануы һәм Ураза бәйрәме белән тәбрик итә. Изге Рамазан ае мөселманнарның кадерле бәйрәме, ул ...

Дәвам »

Төмәндә XIII федераль Сабан туе узды

3 август көнне Төмән шәһәренең иң зур мәйданы булып саналган «Геолог» стадионында федераль Сабантуе узды. Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Төмәндә XIII федераль Сабан туен ачтылар. “Сабан туе Россиянең күп кенә төбәкләрен берләштерә. Бу безнең илнең бердәмлеге турында сөйли”, — диде бәйрәм кунакларын һәм катнашучыларын сәламләп, Владимир Якушев һәм барысына да күтәренке кәеф теләде. Рөстәм Миңнеханов ...

Дәвам »

Федераль Сабантуйда татарларның бердәмлеге һәм үзара дуслыгына дан җырланачак

Бүген Төмән өлкә филармониясендә Татарстан сәнгать осталарының зур концерты була. Шимбә көнне исә шәһәрдә федераль Сабан туе үтәчәк. Концерт программасында танылган җыр осталары Филүс Каһиров, Ришат Төхватуллин, Илһам Вәлиев, Гөлнара Рәхимова, Владимир Васильев, Марсель Вагыйзов, Алинә Прокофьева, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Казан егетләре” төркеме һәм башкалар. Ерак Төмәндә яшәүче миләттәшләребез хөрмәтенә әзерләнгән концертта балалар да чыгыш ясар дип ...

Дәвам »

Котлы булсын!

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның туган көне. Котлыйбыз! Белешмә өчен: Ринат Зиннур улы Закиров 1948 елның 1 августында Татарстанның Чистай районына караган Нарат Елга авылында туган. 1972 елда Казан химик технология институтын тәмамлый. 1991 елга кадәр республиканың комсомол һәм партия өлкә органнарында эшли. Соңыннан «Казан» милли мәдәният үзәген җитәкли. 2002 елдан — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма ...

Дәвам »

Европа татар яшьләре Таллинда очрашачак

23-25 август көннәрендә Эстония башкаласы Таллин шәһәрендә II Европа Татар яшьләре форумы узачак. Европа илләреннән җыелган яшьләр татар диаспорлары тормышының иң мөһим мәсьәләре хакында фикер алышачак, төрле темаларга багышланган дискуссияләр, конференцияләрдә катнашачак, шулай ук яшь башкаручыларның концертлары да оештырыла, дип хәбәр итә чараны оештыручылар. Форум программасына «Кыз урлау» спектакле, Татарстаннан килгән артистлар чыгышы, татар биюе буенча мастер-класс, Таллин каласы буенча экскурсия ...

Дәвам »

Казанда укырга теләк белдергән Казакъстан абитуриентлары имтихан бирде

Шушы көннәрдә Астананың Русия мәдәният һәм фән үзәгендә Казан милли технологик тикшеренү университетында  укырга теләүче Казакъстан абитуриентлары имтихан (тест) бирде. 20ләп егет һәм кыз Казакъстанның төрле өлкәләреннән килгән иде. Чара башында ук Казакъстан татарлары һәм башкортларының оешмасы җитәкчесе Ринат Әбделхаликов, без Татарстан алдынгы югары уку йортларының берсе белән бик зур проект башлап җибәрәбез, диде. Әлеге имтиханны уздырыр өчен Казаннан биология ...

Дәвам »

Татар конгрессы рәисе Польшада яшәүче милләттәшләребез белән очрашты

23 июль көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Польшаның Гданьск шәһәрендә яшәүче татар җәмәгать эшлеклеләре Ежи Шахуневич һәм Омар Асанович белән очрашты. Милләттәшләребез Казанга берничә көнлек эшлекле сәфәр белән килгән. Бүгенге көндә Ежи әфәнде Польшаның татар мәдәният үзәген җитәкләсә, Омар әфәнде аның урынбасары вазыйфасын башкара. Олы яшьтә булуларына карамастан, әле дә булса актив эшчәнлек алып баралар. Очрашуда ...

Дәвам »

«Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге Казан мәдрәсәсе чит төбәкләрдә яшәүче имамнарны белем алырга чакыра

Кичә, ягъни 23нче июль көнне «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары Мөселман мәдрәсәсе»ндә чираттагы ифтар мәҗлесе узды. Мондый мәҗлесләрне үткәрүне мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт инде күп еллар элек үк башлап җибәргән иде. Милли һәм дини юнәлештә эшләүче шәхесләрне бер табын артына җыеп, догалар, мөнәҗәтләр белән ифтар, гает ашлары үткәрү Ильяс хәзрәт Җиһаншинның зур эшләренең берсе генә булып ...

Дәвам »

Төмәндә XIII Федераль Сабантуе узачак

2 һәм 3 август көннәрендә Төмән шәһәренең “Геолог” стадионында федераль Сабантуе узачак. Әлеге чарага Бөтендөнья татар конгрессы чакыруы буенча төрле төбәкләрдә яшәүче өч йөзгә якын милләттәшебез дә кунак булып барачак. Бәйрәм чарасы бай эчтәлекле булырга охшап тора. Чөнки беренче көнне шәһәр филармония залында Татарстан сәнгатькәрләре катнашлыгында концерт булыр дип көтелә. 3 августта исә Сабантуйның тантаналы ачылышы, милли уеннар һәм бәйрәм ...

Дәвам »

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе ифтар ашы үткәрде

18 июльдә Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе ифтар ашы үткәрде. Мәрҗани мәчете янәшәсендә корылган чатырда 250 ләп кеше җыелды. Иң башта намаз укылды. Соңыннан җыелган җәмәгатьне Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, БТК  Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Мифтахов сәламләделәр. Ифтар ашы табынында татар зыялалары, җәмәгать эшлеклеләре, шәкертләр бар иде. Алар арасында Татарстан Фәннәр академиясе ...

Дәвам »