enrutat
Баш бит / Яңалыклар (страница 448)

Рубрика: Яңалыклар

Волгоград өлкәсендәге Кече Чапурник авылында V Бөтенроссия авыл Сабантуе гөрлиячәк!

Шимбә көнне, 24 майда Волгоград өлкәсе Светлый Яр районындагы Кече Чапурник авылында V Бөтенроссия авыл Сабантуе узачак. Бәйрәмдә Сабантуенда булырга тиешле бар нәрсә дә булачак: көрәш, ат чабышы, төрле ярышлар, җыр-бию, сый-хөрмәт, халык осталары эшләнмәләре сәүдәсе. Төрле халыклар үз мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен күрсәтәчәкләр. Концерт программасында Татарстан һәм Волгоград өлкәсенең иҗади коллективлары һәм артистлары чыгыш ясаячак. Шулай ук «Голос» программасы аша зур ...

Дәвам »

Шәүкәт Биктимеровка кабер ташы куелды

Бүген Казанның Иске татар бистәсе зиратында халык күңелендә бигрәк тә җор телле, үлемсез Әлмәндәр булып сеңеп калган СССРнң халык артисты, Тукай һәм Станиславский исемендәге дәүләт бүләкләре иясе Шәүкәт Биктимеровка кабер ташы куелды. Бу чарага күп санлы Камал театры артистлары һәм хезмәткәрләре, Шәүкәт аганың туганнары һәм якыннары, талантын сөючеләр җыелдылар.

Дәвам »

Татар балаларын “Мизгел” көтә!

1 июньдә Яр Чаллы шәһәренең бердәнбер татар лагере - “Мизгел” эшли башлый. Быел инде ул 15 нче мәртәбә татар балаларын һәм яшүсмерләрен бергә жыеп, “Сәламәт тән - сәламәт рух” дигән профиль сменасы үткәрәчәк.

Дәвам »

Арчада озын толымлы татар кызы сайлап алдылар

21 май көнне, Бөтендөнья татар конгрессы, милли кадрлар әзерләү үзәге һәм көллият администрациясе җитәкчелегендә, Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә “Озын толымлы татар кызы” дип исемләнгән республика ара бәйге уздырылды.

Дәвам »