enrutat
Баш бит / Яңалыклар (страница 452)

Рубрика: Яңалыклар

Бөтендөнья татар конгрессы Казан универсиадасына килгән кунакларын бәйрәм мәҗлесенә чакырды

Бүген 8 июль кичендә "Казан" мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы чакыруы буенча килгән Универсиаданың шәрәфле кунаклары өчен Башкарма комитет рәисе исеменнән кабул итү мәҗлесе узды.

Дәвам »

Универсиада кунаклары Саматовлар гаиләсе: без Татарстаныбыз өчен горурландык

Казан Универсиадасының беренче көне тәмамланып килә. Бүген «Казан» мәдәният үзәгенә кичке ашка килгән Бөтендөнья татар конгрессының махсус кунаклары кичәге ачылыш тантанасы, бүген барып караган ярышлар турында фикер алыштылар. Мин Ханты-Манси автономияле округ, Сургут шәһәреннән килгән бик матур пар — Камил һәм Гөлназ Саматовлар белән сөйләшеп алдым. Казанга нинди уй-фикерләр белән килдегез дигән сорауга Гөлназ абыстай: «Без үзебез Казанда туып-үскән кешеләр ...

Дәвам »

Ринат Закиров Универсиаданың шәрәфле кунаклары белән очрашты

5 июль кичендә «Казан» мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров чит илләрдәге һәм Россия төбәкләрендәге татар оешмалары вәкилләре булган XXVII Казан Универсиадасының шәрәфле кунаклары белән очрашты. Сезне сагынып көтеп алдык, бик теләп каршы алабыз һәм татар конгрессының башкарма комитеты хезмәткәрләренең барысы да бу килүегезне, Универсиада чараларына катнашуыгызны онытылмаслык итергә тырышачак дип ышандыра алам дип сәламләде кунакларны ...

Дәвам »

Милләттәшләребез Казанга килде

Бүген Казанга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты чакыруы буенча Универсиаданың шәрәфле кунакларының барсы да килеп җитте. Җомга көн дәвамында милләттәшләребез Татар конгрессына килеп, теркәлү узды. Юлдан ничек кенә арысалар да, милләттәшләребезнең йөзләре якты, күңелләре күтәренке. Без аларның Казан, Татарстан, Универсиадага кагылышты фикерләрен белештек. Ленар Идиатуллин, Кыргызстан: Моңа кадәр Казан турында ишетеп кенә белә идем. Бүген мин беренче тапкыр ата-бабаларыбыз җиренә аяк ...

Дәвам »

Универсиаданың шәрәфле кунаклары махсус оештырылган чараларда катнашачак

Инде хәбәр иткәнебезчә, Казанга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты чакыруы буенча Универсиаданың шәрәфле кунаклары буларак ике йөзгә якын милләттәшебез киләчәк.

Дәвам »

Бөтендөнья татар конгрессы чакырган Универсиада кунаклары Казанга җыела башлады

Бөтендөнья татар конгрессы Универсиада кунакларын каршы ала башлады, БТК чакыруы буенча Латвия, Бөекбритания, Украина, Беларусь, Таҗикстан, Үзбәкстан, Әзербәйҗан, Словакия, Молдова, Австралия, Израиль дәүләтләреннән — 100, Россия регионнарыннан 80 кеше универсиаданың шәрәфле кунаклары буларак киләчәкләр. Алар Универсиаданың ачылу тантанасында катнашачаклар, төрле спорт ярышларын күзәтеп барачаклар. Бүген иртән Латвия делегациясе килде, инде кунакларның зур күпчелеге 5 нче июль көнне көтелә.

Дәвам »

Татар конгрессы вәкиле Әтнә драма театры бәйрәмендә катнашты

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры Мирхәйдәр Фәйзинең “Адашкан күңел” дигән өч пәрдәлек драмасы премьерасын тамашачыга тәкъдим итеп, быелгы профессиональ театр булып эшләгән чорга икенче сезонын япты.  Монда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының информацион-аналитик идарәсенең җитәкчесе Гөлназ Шәйхи катнашты. Аның сүзләренә караганда, “Адашкан күңел” мелодрамасында сурәтләнгән мәхәббәт сызыгы һәм вакыйгалар үстерелеше үзенең тормышчанлыгы белән аерылып тора. Спектакльдә шулай ук ...

Дәвам »

Борбашта мөселман балалары сабантуе узды

Якшәмбе көн 30 нчы июньдә Татарстандагы Балтач районының Борбаш авылында алтынчы тапкыр мөселман балалары сабантуе узды. Оештыручылар билгеләвенчә, Сабантуйда катнашучыларның саны һәм географиясе елдан–ел киңәя бара, бу елда кунаклар арасында Балтач, Арча, Мамадыш, Кукмара районнары белән бергә күрше Киров өлкәсеннән, шулай ук махсус Казаннан кайтучыларны күрергә мөмкин иде. Мондый сабантуйларны үткәрүне башлап җибәргән Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев әйтүенчә, ...

Дәвам »

Бардада Тукайга һәйкәл куелачак

Бүген, 24 июньдә Казаннар Пермь краеның Барда районы үзәгенә күркәм бер бүләк китте. Ул да булса, бөек шагыйребез Габдулла Тукай бюсты. Бу бюст Казанның “Эксперименталь җитештерү заводы»нда бронзадан ясалган. Һәйкәл быел 28 июньдә Барда авылында урнаштырылачак дип ниятләнә. Бу тантаналы рәвештә үтәчәк чарага Барда зыялылары, Татарстан язучылар берлеге вәкилләре чакырылган. Бюст Барданың үзәк мәйданында торачак, нәкъ район хакимияте бинасы каршысында. ...

Дәвам »