tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2018 елда “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы Казахстанда күчмә утырыш үткәрәчәк
2018 елда “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы Казахстанда күчмә утырыш үткәрәчәк

2018 елда “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы Казахстанда күчмә утырыш үткәрәчәк

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты карамагында эшләүче “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы киләсе  2018 елда алты күчмә утырыш уздырачак, дип хәбәр итте оешманың җитәкчесе Кадрия Идрисова. “Татарлар яшәгән төбәкләрдә, Татарстан районнарында милли-мәдәни традицияләрне саклау буенча үрнәк тәҗрибәләр бар. Төрле төбәкләрдә күчмә утырышлар үткәреп, без бер-беребезне идеяләргә баетабыз, милли тормышны җанландырырга этәргеч бирәбез, тәҗрибә уртаклашабыз, борчыган мәсьәләләрне чишү юлларын тәкъдим итәбез. Әгәр без аралашмасак, максат-бурычлар куеп эшләмәсәк, ничәмә еллар өзелеп торган милли традицияләребезне киләчәк буынга тапшыра алмаячакбыз. “Ак калфак” оешмасының 2018 ел эш планына да күчмә утырышлар кертелде”, – дип сөйләде ул.

Быел оешма биш күчмә утырыш һәм бер өйрәтү дәресе оештырган. Киләсе елда Татарстанда – өч, Россия төбәкләрендә – ике һәм чит илдә бер күчмә утырыш көтелә.

“Татарстан җирлегендә Чүпрәле, Зәй һәм Арчада уздырачакбыз. Әйтергә кирәк, Арчаныкы җәй көне, июль аенда өч көнлек итеп планлаштырыла. Россия төбәкләреннән – Удмуртиядә һәм ерак булса да, Чиләбедә җыелырга телибез.  Удмуртиядә татар балалар бакчасы уңышлы эшләп килүен беләбез. Анда безгә “Ак калфак” хатын-кызлары сабыйларга милли тәрбия бирү үрнәген күрсәтәчәк, “Шәҗәрә бәйрәме”н әзерләячәк. Чиләбегә исә “Нәни энҗеләр” өлкә бәйгесенә барабыз. Бүгенге көндә “Татар кызы” бәйгесе бар, ул халыкара статус алды, анда бик күп төбәкләрдән, илләрдән татар кызлары катнаша. Әмма милли үзаңның нигезен кечкенәдән салырга кирәк. “Нәни энҗеләр” бәйгесендә 5-6 яшьтән башлап татар кызлары катнаша. Чиләбедә мондый бәйге инде өченче тапкыр оештырыла. Бу тәҗрибәне башка төбәкләргә дә үзләштерергә кирәк”, – ди Кадрия Идрисова.

Болардан тыш, “Ак калфак” хатын-кызлары 2018 елда Казахстанга да барачак. Анда “Татар кызы” бәйгесе шаһиты булачак һәм Казахстанның татар хатын-кызлары белән очрашачак.

Лилия Гаделшина, “Татар-инфом”,

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*