tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының киңәйтелгән утырышы
Бөтендөнья татар конгрессының киңәйтелгән утырышы

Бөтендөнья татар конгрессының киңәйтелгән утырышы

29 ноябрьдә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының киңәйтелгән утырышы узды.

Иртәнге семинар-киңәшмә иҗтимагый оешмалар өчен теркәү, хисап бирү һәм башка җитди мәсьәләләргә багышланган иде. Мәскәү өлкәсе һәм Чуашстандагы татар милли-мәдәния автономияләре рәиселәре Фәрит Мохтасаров һәм Фәрит Гыйбатдинов федераль, төбәк, Татарстан дәрәҗәсендә грантлар оту тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты юристы Рауза Шаһиморатова иҗтимагый оешмаларны теркәү нечкәлекләре турында сөйләде, аңа семинарга катнашучылар күп санлы сораулар яудырдылар.

Төштән соң пленар утырыш узды.

Башта утырышта катнашучыларны Милли Шура рәисе, Татарстан хөкүмәте вице-премьеры Васил Шәйхразиев сәламләде. Ул үз чыгышында татар теле язмышына тукталды.

Беренче булып сүз Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка бирелде. Ул 2018 елга нәтиҗәләр ясады, киләсе елга планнарны барлады. Ринат Закиров татар конгрессына кергән һәр оешма яшьләр бүлекчәсен булдырырга, “Ана теле”, “Татар кызы” проектларында активрак катнашырга чакырды.

Соңыннан сүз Федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдиновка бирелде. Ул Дәүләт Думасында милли телләр турында тыңлаулар булачагы турында хәбәр итте.

Шулай ук Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте Башкарма комитеты рәисе Рамис Сафин, Свердловск өлкәсе («Урал татарлары») татар конгрессы төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Фәвия Сафиуллина, Литва Республикасы Бөтендөнья татар «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге» Республика иҗтимагый берләшмәсе Президенты Гөлсинә Үлмәсколова конгрессы вәкиле, Немежис татар җәмгыяте рәисе Таир Кузнецов, Пермь крае Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Сәлим Назин, Башкортстан Республикасы «Ак калфак» татар хатын-кызлар Ассоциациясе” иҗтимагый оешмасы Берлеге рәисе Люция Вафина “Безнең мирас” журналы баш редакторы Лщбиб Лерон, Татарстан мцфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин чыгыш ясадылар.

Җыелыш ахырында БТК БК ның 2018 елга эш планы һәм утырышның Резолюциясе проекты кабул ителде,

Соңыннан татар журналистларының “Татар рухы һәм каләм” бәйге җиңүчеләре бүләкләнде, татар оешмалары активистларына һәм БТК БК хезмәткәрләренә дәүләт һәм татар конгрессы бүләкләре тапшырылды.

Кич белән киңәйтелгән утырышта катнашучылар К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Кияүләр” спектаклен караячаклар.

Фотограф Марсель Масагутов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*