tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чебоксарда Федераль Сабантуйга әзерлек эшләре буенча оештыру комитеты җыелышы узды
Чебоксарда Федераль Сабантуйга әзерлек эшләре буенча оештыру комитеты җыелышы узды

Чебоксарда Федераль Сабантуйга әзерлек эшләре буенча оештыру комитеты җыелышы узды

Бүген Чуашстанның Чебоксар шәһәрендә XVIII Федераль Сабантуйга әзерлек эшләре буенча оештыру комитеты җыелышы узды. Утырышны Чуашстан Республикасының Мәдәният, милләтләр эшләре һәм архив эшчәнлеге буенча министры Константин Яковлев алып барды. Киңәшмәдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең I урынбасары Данис Шакиров, Чебоксар шәһәре башлыгы Евгений Кадышев, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәhәре мэры Айдар Метшин, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры Юрий Жуков, Чуашстан Республикасы татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Фәрит Гибатдинов һ.б. катнаштылар. Оештыру комитеты әгъзалары Сабантуй һәм концертлар узачак мәйданчыклар белән таныштылар, шулай ук әзерлек эшләренә бәйле башка мәсьәләләр дә күтәрелде.

Исегезгә төшереп узабыз, 2017 елда Әстерханда узган  Федераль Сабантуйда  милли бәйрәмнең билгесе булган “Тулпар” Чуашстан Республикасы вәкилләренә тапшырылган иде. 2018 елда чираттагы Федераль Сабантуй Чебоксар шәһәрендә узачак.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*