tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гомерем буе сүнмәс мәхәббәтем – әти-әнием һәм туган телемә! Сихри дөнья бу!
Гомерем буе сүнмәс мәхәббәтем – әти-әнием һәм туган телемә! Сихри дөнья бу!

Гомерем буе сүнмәс мәхәббәтем – әти-әнием һәм туган телемә! Сихри дөнья бу!

Үзем 30 елдан артык бетереп чыккан Казан Дәүләт Медицина университетында “Татарча диктант” текстын укып – яздырырга сорап мөрәҗәгать иткәч, шунда ук кабул иттем! Һәм… сөендем: мәктәп укучылары, үзебезнең төрле факультет студентлары, хәтта бу чара турында ишетеп, үзләрен ни дәрәҗәдә татар телен камил белүләрен тикшереп карарга теләүче апалар да килгән иде! Шулкадәр игътибарлы аудитория җыелды.

Каушап кына укый-яза башлаган бөек язучыбыз Аяз Гыйлаҗев “Җомга көн кич белән” әсәреннән өзек безне тулысынча “йотты”! Мин дә, диктантны язучы барлык халык Бибинур тормышыбелән яши башладык: Сабантуйларда гына кигән яңа күлмәкләр, кызыл яңа сандалилар, сөлге-күкәй җыеп йөргән вакытлар искә төште! Ул да булмады – әнинең тәмле-тәмле тәкәләр, бавырсак пешереп ашаткан чаклары! Язы-көзе, кышның чеметеп-чеметеп алган салкыннары, олтан салган итекләре белән шыгыр-шыгыр кардан йөрүләр!..

Без зур әсәрдән өзек түгел, ә үзебез шушы 369 сүздән торган өзектә яшәп алдык кебек! Нинди бай, эчтәлекле, искиткеч безнең ТАТАР ТЕЛЕБЕЗ!

Әдәресебезне Тукаебызның “Туган тел” җыры белән тәмамладык!

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!..

Равия Мухина, Казан шәһәре, 7 нче хастаханә ревматология үзәге җитәкчесе, Татарстанның атказанган табибы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*