tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Халкым минем” газетасын Тубылда да яратып укыйлар
“Халкым минем” газетасын Тубылда да яратып укыйлар

“Халкым минем” газетасын Тубылда да яратып укыйлар

Тубылда ел әйләнәсендә берничә тапкыр махсус татар матбугатына язылу компаниясе оештырыла.

2018 елга язылу компаниясе дә уңышлы тәмамланды.

“Төмән өлкәсендә нәшер ителүче “Яңарыш” газетасы белән беррәттән “Халкым минем” газетасына да язылу оештырылды, – дип хәбәр итте Тубылдан журналист Римма Өметбаева. – Узган елда 7 кеше булса, быел “Халкым минем”гә 19 кеше теләп язылды. Безнең як турында да күбрәк язсыннар дигән теләкдә кала Себер укучыларыбыз”.

“Халкым минем” газетасында ел дәвамында язылырга мөмкин.

Татарстан Республикасы буенча язылу индексы – П2359

Россия буенча язылу индексы – 27230

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*