tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан шәһәре буенча “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышы
Казан шәһәре буенча “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышы

Казан шәһәре буенча “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышы

Бүген, 19 гыйнвар көнне, Вахитов районының татар телендә белем бирүче 27нче гимназиясендә Казан шәһәре буенча  Бөтендөнья  татар хатын-кызларының  «Ак калфак» иҗтимагый  оешмасының  күчмә утырышы  узачак.

Чарага  башкалабызның һәрбер мәктәбеннән,  балалар бакчасыннан, оешмалардан 1 вәкил чакырулы.

Программада:

  • Казан  шәһәре буенча татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый  оешмасы җитәкчесе Рәхимә Арсланованың оешманың эш планы белән таныштыруы;
  • Хатын-кыз модасы буенча “Эбиволь“ ширкәте вәкиле һәм Флера Калмурзинаның  чыгышлары;
  • “Милли моңнар” югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Гарифуллина чыгышы”.
  • “Гаиләдә хатын-кызның роле” темасына А.Алиш премиясе лауреаты, “Шәһри Казан “ газетасы журналисты,  күп балалы ана Йолдыз Шәрәпова чыгышы  һ.б. каралган.

Чарада “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Рәес кызы Идрисова да катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*