tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Конгресста туган як тарихына багышланган басмаларны тәкъдир итәчәкләр
Конгресста туган як тарихына багышланган басмаларны тәкъдир итәчәкләр

Конгресста туган як тарихына багышланган басмаларны тәкъдир итәчәкләр

Бөтендөнья татар конгрессы Татарстанның Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте белән берлектә туган як тарихына багышланган басмаларның презентацияләрен оештыра.  Чарада  «Сатыш-гасырлар аша 1170-2017 еллар» (Казан, 2017) һәм «Хужа Хәсән – минем гомер бишегем» (Казан, 2017) китапларын тәкъдир итәчәкләр.

Китапларны презентацияләү Татарстанның төбәк тарихын өйрәнүчеләр советы утырышы кысаларында уздырыла һәм 2018 елның апрель аенда узачак Бөтенроссия Төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумына әзерлек булып тора.

Презентация 26 гыйнвар көнне сәг. 14:00да Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының конференцияләр залында узачак (К. Маркс урамы, 38/5 ).

Один комментарий

  1. Заһиов Булат

    Альберт Әфәнде! Хәбәрегезне алдык, рәхмәт. Яхшы хәбәрләргә шатланабыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*