tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Финляндиядәге татарлар белән очрашты
Милли Шура рәисе Финляндиядәге татарлар белән очрашты

Милли Шура рәисе Финляндиядәге татарлар белән очрашты

26 ноябрьдә Милли Шура рәисе, Татарстан хөкүмәте вице-премьеры Васил Шәйразиев Финляндия башкаласы Хельсинки шәһәренә килде.

Беренче булып ул шәһәрдәге мөселман зиратын зыярәт кылды. Биредә әрвахлар рухына дога укылды.

Хельсинкиның Töölö (Тёёлё) районында урнашкан Hietaniemi (Хиетаниеми) каберлеге шәһәрнең төп зираты булып исәпләнә. Биредә Финляндиянең иң күренекле кызлары һәм уллары күмелгән. Шул исәптән танылган хәрби, Финляндиянең милли герое – маршал Карл Маннергейм да. Зират дүрт өлешкә бүленгән. Шул өлешнең берсе – мөселман зираты. Финляндиядә беренче мөселманнар – татарлар булуын исәпкә алсак, бу урында җирләнгәннәрнең күбесе милләттәшләребез булуы аңлашыла.

Кич белән Хельсинкидагы  Васил Шәйхразиев җирле татарларның җыелып дини һәм дөньяви бәйрәмнәрне бергә каршы ала торган Мәхәллә йортына килде. Биредә урнашкан мәчет, китапханә, укыту бүлмәләрен карап танышып чыкты. Соңыннан җирле татарлар белән очрашу узды. Әңгәмә вакытында ике якны да кызыксындарган мәсьәләләр буенча фикер алышу булды.

Белешмә:

Беренче татарлар Финляндиягә 19 йөз башында килгән дип санала. Бу рус гарнизоннарында хезмәт иткән солдатлар булырга тиеш. Әкренләп буилгә сәүдә итүче татарлар тартыла башлый, баштарак үзләре генә килеп йөрсә, соңрак гаиләләрен алып килеп урнаша башлыйлар. 20 йөздә татарлар бу илдә мехлар белән сатуны тулысынча диярлек үз кулына алалар. 1925 елда татарлар “Исламия”җәмгыятен, ун елдан татар мәдәнияте җәмгыятен төзиләр.”Исламия” җәмгыятенең Хельсинки үзәгендә биш катлы йорты бар. Анда мәчет, татар мәдәнияте җәмгыяте, якшәмбе мәктәбе, китапханә, “Йолдыз” спорт клубы урнашканнар.

Бүгенге көндә Финляндиядәге мөселманнар санын якынча 60 мең дип исәплиләр. Шуларның бер меңе генә татарлар. Бу илдә ике гасырга якын яшәгән милләттәшләребез анда үз урынын да тапканнар, милли үзенчәлекләрен дә саклап калганнар.Алар барысы да ана телен белә, бүгенге көндә төрле шәһәрләрдә яшәсәләр дә мәхәллә рәвешендә яшиләр. Үз дини һәм иҗтимагый ихтыяҗларын махсус төзелгән фондтан финанслыйлар.Бу фондка мөмкинлеге булган милләттәшләр  үз теләкләре белән акча салалар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*