tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Стрежевой бәйрәмгә әзерләнә
Стрежевой бәйрәмгә әзерләнә

Стрежевой бәйрәмгә әзерләнә

23-24 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе, Татарстанның вице-премьеры Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге төркем Ханты-Манси автоном округындагы Нижневартовск һәм Томск өлкәсе Стрежевой шәһәрләренә эшлекле сәфәр кылачак.

Нижневартовскта беренче гамәл итеп Татарстан кунаклары Муса Җәлил һәйкәленә (авторы: Мәхмүт Гасимов, Обь елгасы ярында 2007 елның 25 сентябрендә “Мирас” үзәге инициативасы белән куела) чәчәкләр салачаклар. Соңыннан шәһәр мәчете төзелешен карап кайтачаклар. Әлеге Ходай йорты 2000 елдан төзелеп килә. Финанслау җитешмәү аркасында төзелеш туктап-туктап барган. Бу эшне башлап йөрүчеләр әйтүенчә, мәчет 2018 елда төзелеп бетәчәк дигән өмет бар. Васил Шәйхразиев шулай ук шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге белән очрашачак дип көтелә.

Стрежевой шәһәренә сәфәр икенче көнгә планлаштырыла. 24 ноябрь көнне анда “Әл-Хаят” мәчетен тантаналы ачу узачак. Мәчет бу төнъяк калада биш ел төзелгән. Төзелеш акча акча юклыклтан туктап та торгалаган. Шәһәр мөселманнары 10-15 еллап бер өйне гыйбадәт кылу урыны итеп җайлап кулланганнар икән.

Бу каланың татар җәмәгатьчелеге дә Милли Шура рәисе белән очрашуны түземсезләнеп көтә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*