tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Стрежевой шәһәрендә «Әл-Хаят» мәчете ачылды

Стрежевой шәһәрендә «Әл-Хаят» мәчете ачылды

Бүген, 24 ноябрь көнне, Милли Шура рәисе, Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев җитәкләгән делегация эшлекле сәфәр белән Томск өлкәсенә килде. Шәһәр администрациясе бинасында Стрежевой шәһәре мэры Валерий Харахорин белән очрашудан соң көн тәртибендәге икенче зур вакыйга Стрежевой шәһәрендә «Әл-Хаят» мәчетенең тантаналы ачылыш бәйрәме булды. Васил Шәйхразиев җыелган мөселманнарны әлеге зур вакыйга белән котлады. Мәчетнең имамына Татарстан бүләкләрен тапшырды. Шулай ук дин кардәшләрен котларга Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла хәзрәт Аширов та килгән иде.

Белешмә өчен:  «Әл-Хаят» мәчете 2006 елда төзелә башлаган. Аның мәйданы 500 кв.метр, манара биеклеге 27 м., гөмбәзе 12м. Бүгенге көндә Стрежевой шәһәрендә 5меңнән артык Ислам динен тотучылар исәпләнә.

фотолар авторы: Альберт Вахитов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*