tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туганлык һәм татулык бәйрәме
Туганлык һәм татулык бәйрәме

Туганлык һәм татулык бәйрәме

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе В.Г. Шәйхразиевның Халыклар бердәмлеге көне  уңаеннан котлавы

Кадерле  милләттәшләр!  Сезне, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар  җәмгыятьләре әгъзаларын,  бергәләшеп дөнья көткән барлык кардәшләрне  чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән  котлыйм!

Ватанпәрвәрлек, фидакарьлек, сабырлык, хезмәт сөючәнлек һәм белемгә омтылу, башка милләтләр белән дустанә яшәү – безнең милләтебезгә хас сыйфатлар.

Бүген глобализация басымы көчәеп, дөньякүләм көндәшлек, цивилизацияләр каршылыгы арта барганда  милли гореф-гадәтләргә, йолаларга, мәдәнияткә, телгә, дини карашларга таянып, бердәмлекне һәм татулыкны саклау – мөһим бурычыбыз булып тора.

Хәзерге шартларда да без федерализм, демократия принципларына таянып,  үзара  ихтирам, тынычлык, иминлек һәм гаделлеккә тугры калып,  Россия халыкларына хас булган бердәмлекне  һәм гасырлар буена тупланган  туганлык, кешелеклелек, дуслык хисләрен  ныгытабыз.

Без  Идел буенда, Уралда, Себердә, башка төбәкләрдә гомер-гомергә бергә яшәгән  рус, чуваш, башкорт,мари, мордва һәм башка милләтләр белән тел, лөгать, гадәт һәм әхлак алмашып яшибез.

Бу тарихи бергәлекне саклауда  Татарстан Республикасының уңышлары, халыкара мәйданда аның  абруе артуы илдәге татар тормышына уңай тәэсир ясый.

Киләчәктә дә телебезне, мәдәниятебезне кадерләп саклаучы милләттәшләребезне Татарстан белән икътисади, мәдәни хезмәттәшлек алып барырга, бедәмлегебезне ныгытырга чакырабыз.

Кадерле дуслар! Сезгә исәнлек-саулык, гаилә иминлеге һәм барлык эшләрегездә уңышлар телим. Төрле милләт  һәм дин вәкилләре  арасындагы дуслык һәм татулык дәвамлы булсын.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*