tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Имамнар һәм мөфтият коллективы «Татарча диктант» язды
Имамнар һәм мөфтият коллективы «Татарча диктант» язды

Имамнар һәм мөфтият коллективы «Татарча диктант» язды

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең конференц-залында «Татарча диктант» белем бирү акциясе уздырылды. Дин әһелләре, мөфтият аппараты, шулай ук нәзарәтнең оешмалары  – «Зәкят» хәйрия фонды, «Хәләл» стандарты буенча комитет, «ДУМ РТ Хаҗ» хаҗ операторы, «ТР Вакфлар» фонды, «Хозур» нәшрият йорты җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре – барлыгы 50 кеше татар телендә диктант язуда үзләрен сынап карады.  Акциядә катнашучылар күренекле татар классигы Гаяз Исхакыйның  «Көз» повестеннән өзек язды. Текстны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин укыды. “Татарча диктант” нәзарәттә беренче тапкыр узды.

Бөек татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани: «Өч төрле әйбер диндә булмаса да, динне саклый. Алар: милли тел, милли кием һәм милли гореф», – дигән. Татарстан мөфтияте олугъ галимнең шушы сүзләренә таянып эшчәнлек алып бара. 2017 елда, мәктәпләрдә татар телен укыту һәм саклау мәсьәләсе көн кадагына куелгач, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татар халкына һәм мөселманнарга, яшьләргә һәм ата-аналарга, туган телне саклау, өйрәнү һәм үстерү мәсьәләләрен күтәреп һәм татар телендә аралашырга өндәп, мөрәҗәгатьләр белән чыкты. Аның башлангычы белән мөфтияттә Татарстан эчендәге барлык эчке һәм тышкы багланышларны ике дәүләт телендәалып бару карары кабул ителде. Моннан тыш, ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан республика мәчетләрендә татар телен өйрәнү буенча махсус курслар үз эшен башлап җибәрде, татар телен яклап, Интернет челтәрендә мәгълүмати кампания гамәлгә ашырылды.

Шулай ук республиканың барлык мәчетләре мөнбәрләреннән туган телне өйрәнүнең һәм саклауның әһәмияте турында җомга вәгазьләре сөйләнде.

http://dumrt.ru/news

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*