tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркиядә ял иткәндә “5”ле алып кайткан
Төркиядә ял иткәндә “5”ле алып кайткан

Төркиядә ял иткәндә “5”ле алып кайткан

Соңгы елларда татарча диктант язу акцияләре уздыру матур традициягә әйләнеп китте. Ул Россия буенча гына түгел, татарлар яшәгән чит илләрдә дә уза. Быел тумышы белән Ижаудан булган Фәридә апа Миңлеголова Төркиядә узган татарча диктант язу акциясендә катнашып, «5»ле алган. Әлеге хәбәрне ишеткәч, аеруча шәһәр кызының хатасыз татарча язуы безне сокландырды. Шушы көннәрдә Фәридә апа белән әңгәмәгә кереп, кызыксындырган сорауларыбызны бирдек.

— Фәридә апа, сез Төркиядә татарча диктант узуын кайдан белдегез?

— Төркиягә кунакка барган идем. Шунда сәяхәттә йөргәндә, туганнарыбызны татарча диктант язарга чакырдылар. Киленебез Роза: «Фәридә апа, син татарча яза беләсеңме? Әйдә безнең белән диктант язарга», — диде. Төркиядә мәчеттә татар телен өйрәтү буенча якшәмбе мәктәбе эшли икән. Шунда эшләүче Халидә ханым безгә Абдулла Алишның «Нечкәбил»ен матур итеп укыды. Миңа анда бик ошады. Анда диктант язган кызлар-егетләр — барысы да Россиянең төрле төбәкләреннән килгән татарлар. Балалары матур итеп татарча сөйләшәләр, чөнки алар русча сөйләшеп үсмәгәч, сөйләм телләрен рус сүзләре белән чуарламыйлар. Ижауга кайткач, килен: «Фәридә апа, диктантны «5»легә язгансың”, — дип хәбәр бирде. Бүләккә Ра­зил Вәлиевнең автограф белән китабы булуын да әйтте.

Бераз вакыт үткәч, Төркиядәге татар иҗтимагый үзәгенең җитәкчесе Оксана Назарова: «Мин Казанга килдем. Удмуртиядә “Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кыз-ларының иҗтимагый оешмасының күчмә җыелышы уза. Аның җитәкчесе Кадрия Идрисовна аркылы бүләкләрне җибәрәм», — дип хәбәр бирде.

— Сез мәктәптә укыганда да диктантларны «5»легә яза идегезме? Хатасыз язуыгыз тормышыгызда булыштымы?

— Мин кечкенәдән китап укырга яраттым: татар телендәме, рус телендәме — барысын да укыдым. Мине өйдәгеләр: «Бетмәде инде китапларың», — дип ачуланалар иде. Тик диктантларны күп вакытта «4»легә яза идем. Минем бер кимчелегем бар — ашыгам. Хәрефләрнең урыннарын да алыштырып яза идем, ә өтерләрне күп итеп куям. Шуңа «5»ле бик сирәк эләгә иде. Әмма эшли башлагач, хатасыз яза башладым. Комсомол секретаре булып эшләгәндә чыгышларны бас­тырырга туры килде. Кулдан языл­ган кайбер сүзләр аңлашылмый иде. Мәгънәсенә туры килгән сүзләрне куя идем. Заводта эшләгәндә дә җитәкче “приказ” сүзен һәм кемнәргә — нинди премия икәнен генә язып бирә, ә мин приказны дөрес формага китереп, бастыра идем.

— Сез кайсы мәктәптә белем алдыгыз? Төгәл булуыгызда укытучыларның өлеше бармы?

— Мин 20нче татар мәктәбендә белем алдым. Бу мәктәп безгә белем генә түгел, тәрбия дә бирде. Анда чын укытучылар эшләде. Татар теленнән Шәфика Габдрахманова укытты. Без аны нык яраттык. Ул вакытта атнага бер сәгать татар теле, бер сәгать әдәбият дәресе керде. Шулай ук рус теле укытучысы Татьяна Казакова бик таләпчән булды. «Сез русларга караганда да рус телен яхшы белергә тиеш», — дигән максат куеп, телне өйрәтте. Мәктәпне тәмамлагач, 20нче мәктәптә сәркатиб булып эшләдем. Шунда Әдип Кәримов мине бик күп нәрсәләргә өйрәтте. «Сеңелем, эшне башлагансың икән, ахырына кадәр җиткер. Документ әзерлисең икән, ул хатасыз, төгәл булсын”, — дип әйтә иде. Кисәтү ясаганда да: «Фәридә сеңелем, кил әле, монысын болай эшләргә кирәк», — дип, тавышын күтәрмичә, җайлап кына әйтүен хәтерлим әле. Әдип Сафа улы биргән киңәшләр нык күңелемә сеңеп калды.

— Китап сезне нәрсәләргә өйрәтте?

— Китап укыганда, бу тормышны күрмисең, бөтенләй икенче дөньяда яшисең. Дөрес, укыганнар барысы да башта калмый, шулай да җитәрлеге сеңеп бара. Миңа Джек Лондонның әсәрләре ошый иде. Аның «Лунная долина» дигән әсәрендә кияүгә чыккан яшь кенә кызның гаиләдә мөнәсәбәтләрне урнаштыруы бик оста тасвирланган. Китапны укыганда: «Әһә, кешегә берәр эш кушасың килә икән, син аңа кычкырма, җайлап кына әйтсәң, үтемлерәк була икән”, — дигән нәтиҗәгә килдем. Беркайчанда ирем белән дә, каенанам белән дә тавышланмадым. «Рәшит, су алып кер, дип әйтми идем, ә чәй эчәсең киләдер инде, су беткән шул», — дия идем. Ул шунда ук су алып кереп бирә. Чүп чиләге тулса да, «Кара әле бу савыт тулган икән», — дип әйтә идем. Мин үзем дә команда биргәнне яратмыйм. Боерган тавыш ишетсәм, әллә кайдан кирелек килеп туа. Яхшылап әйтсәләр, рәхәтләнеп эшлим.

— Бүгенге көндә нинди әсәрләр укыйсыз? Балаларыгыз да сезнең кебек китаплар укыйлармы?

— Мин балаларга ике яшьләрдә китап укый башлаган идем. Ике кызым да, аеруча минем белән яшәгәне китап укырга ярата. Без бер-беребез белән ярышып укыйбыз. Алар кечкенә чакта татар сыйныфлары булмады, шуңа русча гына укыйлар. Кулга китапны алып уку яхшырак, тик хәзер күзләр начар күрә. Шуңа күрә Интернеттан планшетка күчереп алам да, хәрефләрен зурайтып укыйм. Кайбер әсәрләр буенча кинолар бар, тик мин китапларны укырга яратам. Ул чагында геройларның образын үзенчә тудырасың. «Ак чәчәкләр»не бик яратып укыйм. Татарча әсәрләрне Интернет челтәреннән дә табып укыйм. «Зөләйха күзләрен ача» дигән китапны елый-елый укыдым. Җанны ярып керерлек итеп языл-ган.

Эльчин Сафарлиның бөтен әсәрен укып бетердем. Ул Бакуда туып-үскән, әзербайҗан. Хәзер Төркиядә яши. Аның теле бик матур. Ул абыйларын, әбиләрен искә төшереп яза. Аларны шундый итеп тасвирлый, әйтерсең лә син алар арасында йөрисең. Ул Төркиядә кафе ачып, шунда эшли. Әсәрләрен язганда пешергән ризыкларының төгәл рецептын да бирә. Шулай ук «Яңарыш» газетасы кулыма килеп кергән саен, аны да рәхәтләнеп укыйм. Кулга каләм алып, язмалар язганым юк. Үземне сынап карыйсым килә.

— Фәридә апа, без сезнең бу ниятегезне тормышка ашырырга ярдәм итәрбез. Сездән язмалар да көтеп калабыз. Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Рилия Закирова

                                                                                                        yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*