tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына әзерлек башланды
“Милли  тормыш һәм дин”   Бөтенроссия татар дин  әһелләре  форумына әзерлек башланды

“Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына әзерлек башланды

20 февральдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары – РФ төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге мөдире Марс Тукаев белән очрашты.

Әлеге очрашуда сүз май аенда Казанда үткәреләчәк “Милли  тормыш һәм дин”   Бөтенроссия татар дин  әһелләре  форумына әзерлек мәсьәләләре турында барды. Форум быел сигезенче мәртәбә уздырачак.

Узган ел форумда Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 67 регионыннан 900  делегат  катнашкан иде.

http://dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*