tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россиянең татар руханилары җомга намазын Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә укыды
Россиянең татар руханилары җомга намазын Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә укыды

Россиянең татар руханилары җомга намазын Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә укыды

Бүген “Милли тормыш һәм дин” X Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашучы руханилар җомга намазын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә укыды. Җомгага алар 1000-нән артык җәмәгать булып “Кол Шәриф” мәчетенә җыелды.

Мөфти хәзрәт үз вәгазендә форум делегатлары каршында татар телендә вәгазь сөйләп, өммәт алдында торган мөһим гомумкешелек мәсьәләләрен күтәрде – ул бер-береңне гафу итә белү һәм тәүбә кылу, сөннәт юлыннан тайпылмау, Коръән кушканча чын кардәшләр һәм ирләр булып яшәү.

Вәгазен Аллаһының күркәм сүзләре белән башлап җибәреп, Камил хәзрәт болай дип мөрәҗәгать итте: “Кайчак бездән сорыйлар: “Ни өчен Раббыбыз безгә афәтләр, сынаулар җибәрә?” Афәтләр, сынаулар булмасын өчен Раббыбыз безгә ике юл күрсәтте:

–         беренчесе – Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм безнең арабызда булса, бернинди мәшәкать, проблема булмас, диде. Әмма кемдер әйтергә мөмкин: Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бу дөньядан ахирәткә күчеп китте. Ләкин мизгел саен Пәйгамбәребез салаватларга җавап кайтара икән, димәк ул һәрвакыт исән. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бу дөньядан киткән булса да, аның сөннәте, күрсәткән юлы яши әле. Әгәр дә сөннәт буенча гамәл кылсак, зур мәшәкатьләр булмаячак, афәтләр килмәячәк.

–         икенчесе – әгәр алар истигъфар кылсалар, Аллаһы Тәгалә газап җибәрмәс. Истигъфар ни дигән сүз? Раббыбызга тәүбә кылу, бер-беребездән гафу үтенү. Ләкин кайчак ул бик авыр була. Мәсәлән, Әбү Ләһәб бик тәкәббер кеше булган. Ул Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туганы булуга карамастан, аны таный иде, әмма аны кабул итмәде. Бервакыт Кәгъбәтуллаһ янына килеп, шундый дога кылды: “Ий Раббым! Әгәр Мөхәммәднең сүзләре хак булса, күктән ташлар яудырып, безне үтер”. Ул: “Миңа мондый хакыйкать кирәкми, миңа үзем уйлап чыгарган, үземнең фикерләргә нигезләнгән хакыйкать кирәк”, – ди. Күп очракта безнең дин кардәшләребез дә Әбү Ләһәб сыман хакыйкатьне тыңламыйча, дәлилләргә нигезләнмичә, үз фикерләре буенча гамәл кылырга тырышалар. Бу кем гамәле? Бу – Әбү Ләһәбнең гамәле. Аллаһы Тәгалә барыбызны да шундый гамәлләрдән сакласын. Кайчак бер-беребезне ишетмичә хак сүз әйтергә тырышабыз, ләкин дин кардәшләребез кызганычка каршы безне ишетми”.

Алга таба мөфти хәзрәт тәкәбберлек сыйфатына да тукталып үтте. Кеше изге юлда да тәкәбберләнә ала дип, бер кешенең хаҗ кылганда күрсәткән тәкәбберлекләрен санап үтте. “Тәүбәнең шартлары бар. Беренчедән, кеше үкенергә, бу гөнаһка беркайчан кайтмаска ният кылырга тиеш. Икенчедән, әгәр берәр кешенең малын урлаган яисә аны рәнҗеткән булсак, без ул кешедән гафу үтенергә, аның хакын кайтарырга тиешбез. Бер-беребез, ягъни ике кеше арасында кылына торган гөнаһлар – иң зур гөнаһлар. Аларны бу дөньяда чакта хәл итәргә кирәк: кеше әйберенә тигән булсагыз – мине гафу ит дип әйтегез, гайбәт сөйләгән булсагыз, дога кылыгыз. Урланган мал булса – аны кайтарыгыз, ул кеше вафат булган булса – варисларына тапшырыгыз. Әгәр ул кешене таба алмыйсыз икән – ул кеше исеменнән сәдака бирегез. Бер-беребездән гафу үтенү һәм тәүбә кылу – ул чын ирләрнең сыйфаты. Аллаһы Тәгалә ир-атлар кемнәр ул дигән сорауга Коръәндә җавап бирә: алар – һәрвакыт зикердә булырлар, биш вакыт намазны җәмәгать белән башкарырга тырышырлар, зәкят түләрләр, алар Кыямәт көненнән, Кубарылу көненнән куркалар. Бу дүрт сыйфат барыбызда да булса иде. Сөннәт буенча гамәл кылып яшәсәк иде”, – диде мөфти хәзрәт.

Вәгазе ахырында мөфти хәзрәт форумда катнашучы делегатларга мөрәҗәгать итеп, сөннәткә ияреп яшәү һәм мәзһәбне саклауның әһәмиятенә тукталды:

“Хәзерге вакытта дин дошманнары сезгә Коръән генә җитә дип әйтә. Алар сөннәт вә мәзһәбләр юк диләр. Аннары алар үзлегеннән чыгып аятькә мәгънә бирәләр, тәфсир кылалар. Мәзһәб буенча яшәү – ул сөннәт юлы. Безнең өчен традицион ислам ул – мәзһәбне, әһле сөннәт вәл җәмәгать икътикадын тотып, Коръән һәм сөннәт буенча гамәл кылу. Аллаһы Тәгалә барыбызга да Пәйгамбәребез кушканча яшәүне насыйп әйләсен”.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*