tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: Татар галимнәре казанган данны милләтебез кайтарырга тиеш
Рөстәм Миңнеханов: Татар галимнәре казанган данны милләтебез кайтарырга тиеш

Рөстәм Миңнеханов: Татар галимнәре казанган данны милләтебез кайтарырга тиеш

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңарыш башлануга карамастан, Бигиев һәм Курсави кебек дин белгечләре, галимнәр әле юк икәнен әйтте. Аның фикеренчә, татар галимнәре казанган данны милләтебез кире кайтарырга тиеш. Бу хакта ул “Милли тормыш һәм дин” Х Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында сөйләде.

“Авырлыкларга карамастан, без һәрвакыт алга атлый алдык. Милли яңарышның төп көче булып ислам дине торды. Бу уңайдан, татар дин белемен өйрәнү һәм үстерү мөһим. Яңарыш башлануга инде 30 ел. Ләкин Муса Бигиев, Курсави кебек галимнәр әлегә бездә юк”, – диде ул.

“922 елда борынгы Болгарда ата-бабаларыбыз ислам динен кабул иткән. Татар халкы мең елдан артык мөселман дөньясының әһәмиятле өлеше булып тора”, – дип искәртте Татарстан Президенты.

“Узган елда без Шиһабетдин Мәрҗани тууына 200 ел тулуны билгеләп үттек. Күренекле татар галимнәре казанган данны милләтебез кире кайтарырга тиеш дип уйлыйм”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент күптән түгел ачылган Ислам академиясенә зур өметләр баглаганын әйтеп үтте. “Фәнни һәм рухи үзәк булырга тиешле академия быел беренче докторларын чыгарачак. Бу эштә Россия имамнары зур роль уйный. Алдыбызга куелган максатларга бары уртак көч белән генә ирешә алабыз”, – ди ул.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/14/188044/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*