tatruen

Ата бабаларым авылы

Бу фильм Оренбург өлкәсендәге Никитино авылының 275 еллык юбилеена ата-бабамнарның туган авылына бүләк буларак төшерелгән. Бу авылда минем әнием, ата-бабаларым яшәгәннәр. Юбилей 2017 елның җәендә булып узды. 2016 елда мине һәм минем иремне Зәкия-апа кунакка чакырды. Ул гомере буе шушы авылда яшәгән. Минем килүемә хөрмәт күрсәтеп, авылдашларымның концерт әзерләп куюлары минем өчен көтелмәгән зур бер шатлык булды. Мин монда гади, киң күңелле, ихлас, кунакчыл кешеләрне очраттым. Россия авылларында халыкның тормышы бик җиңелдән түгел, ләкин бу авылда халык күңелле яши, чөнки монда мәдәни һәм башка чараларда бар буын вәкилләре дә катнашалар.

автор: Инера Сәфәргалиева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*