tatruen
Баш бит / «Дөнья» студиясе тапшырулары / Балтачта “Бишек туе” гөрләде

Балтачта “Бишек туе” гөрләде

Район мәдәният үзәгендә “Бишек туе” дип исемләнгән бәйрәм узды. Әлеге чарага Татарстан Республикасының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының рәисе Кадрия Идрисова, районның авыл җирлекләрендәге “Ак калфак” бүлекчәсе әгъзалары, районның хатын-кызлар Советы рәисе, 9-11 сыйныфта укучы кызлары чакырулы иде.
Мәдәният үзәгенең икенче катында бишекләрдән күргәзмә эшләнеп, алар арасында бик борынгыларын да, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үскән бишекне дә күрергә мөмкин иде. Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле – әле генә әти-әни булу бәхетен татыган Миләүшә һәм Марат Дәүләтшиннарга бишек бүләк итү булды.
bishektue158

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*